Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе балалар иҗат үзәгендә бу елның иң яхшы вожатые республика конкурсының муниципаль өлеше узды

   Балалар иҗат үзәгендә бу елның иң яхшы вожатые республика конкурсының муниципаль өлеше үтте.

 Бөтен уку елы дәвамында отряд җитәкчеләре барлык үткәрелгән чараларны оештыручылар һәм аларның ярдәмчеләре генә түгел, алар үз отрядларында мөстәкыйль рәвештә мондый чараларны үзләре үк оештырулары белән макталдылар.

  Сәламләү сүзе белән район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков чыгыш ясады. Үз чыгышында ул барлык укытучыларга һәм укучыларга олы эшләр башкарулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм иҗади уңышлар, гадел җиңүләр теләде.

Конкурста районыбызның 8 белем бирү учреждениеләреннән отряд вожатыйлары катнаштылар.

 Конкурсның муниципаль өлеше 5 биремнән тора иде. “Вожатый тупланмасы» - отряд чарасы сценариесе; “Мин һәм минем отряд” - презентация видеоролигы; “Бәхетле балачак формуласы “Ничек беләм” - педагогик кейс; “Вожатый таңы” – вожатыйның җиде шәхси сыйфаты һәм эшчәнлеген тәкъдим итү, “Вожатый концерты”.

   Жюри составына керүчеләр түбәндәге номинациядә җиңүчеләрне билгеләделәр.

   Котлы Бөкәш мәктәбеннән Адилә Шаһиева (җитәкчесе Р. Гатауллина)-“Коллегалар бәяләве”.

“Иң үзмаксатчан отряд вожатые” - Урахча мәктәбеннән Илина Ибраһимова (җитәкчесе С.Кирилова).

“Иң яхшы һәм ярдәмчел отряд вожатые” - Шомбыт мәктәбеннән Рузилә Шакирова (җитәкчеләре М.Королева, Р.Фәйзуллина).

“Иң күркәм сыйфатларга ия булган отряд вожатые” – Балык Бистәсе 2 нче мәктәбеннән Вилдан Сафин  (җитәкчесе А. Шиһапова).

“Иң белемле (эрудицияле) отряд вожатые”- Олы Елга мәктәбеннән Ләйлә Гыйльметдинова (җитәкчесе Н. Сәләхетдинова).

Конкурс йомгаклары буенча беренче урынга Югары Тегермәнлек мәктәбеннән Регина Ситдыйкова (җитәкчесе Г. Габдрахманова), икенче урынга-Адилә Шаһиева, өченче урынга-Күгәрчен мәктәбеннән Адилә Мингарипова (җитәкчесе Ф.Мөбәрәкшина) лаек булдылар.

 Конкурсның муниципаль этабы абсолют җиңүчесе һәм “Иң яхшы вожатый- 2022” мактаулы исеменә Балык Бистәсе гимназиясеннән Камилә Габдриева  (җитәкчесе Г.Вәлиева) танылды.

 Отряд вожатыйларына район мәгариф бүлеге һәм балалар иҗат үзәгенең  Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләре тапшырылды. Педагог-оештыручылар Мактау кәгазьләренә лаек булдылар. Балалар иҗат үзәге педагогларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Елена Блинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса