Балык Бистәсе "Авыл офыклары" газетасы бүләкләре ияләренә барып җитте
Узган җомгада газетабызның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында химаячеләребез тәгаенләгән бүләкләр уйнатылды.
Шунысы истәлекле булды, әлеге чарага килүчеләрнең барысы да диярлек бүләкләр белән таралыштылар. Иң зур бүләк- электр ит тарткычы Масловка авылыннан Мәрьям Йосыпова өлешенә тиде. Ә иң җылы кыйммәтле мендәр районыбызның Күки авылында яшәүче 94 яшьлек сугыш ветераны Каюм абый Сафинга бүләк булып китте. Тагын 20 гә якын язылучыбыз төрле дәрәҗә бүләкләргә ия булдылар. Безгә аларны әзерләүдә ярдәм иткән эшмәкәрләр Камил Шәрифуллин, Миләүшә Тимофеева, Фидаил Шәраповка аеруча олы рәхмәттә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia