Балык Бистәсе» ашлык кабул итү предприятиесе бар көченә эшләргә әзер
Быелгы урып-җыю эшләре кыен шартларда бара. Еш яуган яңгырлар һәм һава температурасының бу чор өчен түбән булуы игеннәрне сыйфатлы итеп җыеп алуга комачаулый. Бу очракта ашлыкны киптерү, саклау зур әһәмияткә ия.
Әлеге мөһим кампаниягә «Балык Бистәсе» ашлык кабул итү предприятиесе ничек әзерләнгәнен ачыклау максатында шунда юнәлдек. Без килгәндә территориядән ашлык бушатып чыгучы машиналар каршы очрады. Территориядә чисталык, тәртип хөкем сөрә. Үзебезне кызыксындырган сораулар белән предприятие җитәкчесе Андрей Юрьевич Бельскийга мөрәҗәгать иттек.
(Тулырак газетада укый аласыз)
Нияз ШӘЙДУЛЛИН.
Гөлчәчәк ГАЗИЗОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа