Балык Бистәсе агротехникумында имтихан бара
Агымдагы уку елы башыннан район агротехник техникумы студентлары яңартылган бинада укый башладылар.
Биредә 258 студент һөнәри белем ала. Техникум бинасына керүгә коридорларның матурлыгы, кабинетларның якты, иркен булуы күңелне сөендерә. Ә иң мөһиме, монда тәҗрибәле укытучылар эшли.
Техникум матди-техник яктан дөньякүләм стандартларга туры китереп җиһазландырылган. 2021 елның март аенда уку йортына “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә Россия Ворлдскиллс стандартлары буенча аккредитацияләнгән имтихан үткәрү үзәге статусы бирелә.
Хәзерге вакытта аның базасында имтиханнар тапшыру бара. Ул студентлар һәм чыгарылыш укучылары арасында әлеге стандартлар нигезендә алга таба һөнәри эшчәнлек алып бару һәм осталык дәрәҗәсен билгеләү максатыннан үткәрелә.
- Без студентларның киләчәге турында кайгыртабыз. Чөнки алар белем алгач хезмәттә үз урыннарын табарга тиешләр. Бу имтихан студентның белем дәрәҗәсен һәм белгечлеге буенча эшкә әзерлеген күрсәтә. 4 нче курс студентларыннан имтиханны бәйсез экспертлар, ягъни башка уку йортлары укытучылары ала. Югары баллар җыйган студентларга Skills Passport (компетенция паспорты) бирелә. Алексеевск районы студентлары имтиханның беренче өлешен тапшырдылар инде, икенче өлешен бер атнадан соң бирәчәкләр. Шушы көннәрдә имтиханны безнең район студентлары тапшырды. Имтихан биремнәре ел саен яңартыла, катлаулана. Көнгә 2 кеше тапшыра, имтихан 3 сәгать бара, - диде агротехник техникумы директоры вазыйфаларын башкаручы Евгений Ненастьев.
Башка елларда студентлар мондый имтиханны Сарманга, Мамадышка барып тапшырганнар. 2019 (Мамадышта) безнең студентлар республика буенча иң югары балл җыйганнар.
Түбән Новгород өлкәсеннән килгән баш эксперт Николай Николаевич Фильченковтан имтиханны тапшыру үзенчәлекләре һәм студентларның беренче нәтиҗәләре белән кызыксындым.
-Мин 2015 елдан бирле эксперт булып торам. Безнең ил бу халыкара оешмага 2012 елда керде. Иң элек өлкә, милли чемпионатлар уздырылды. Халыкара чемпионатларда катнашу өчен иң яхшы студентлар сайлап алынды. Аннан соң бу сынауларны барлык укучылар да узу максаты куелды.
2018 елда мин Ворлдскиллс берлегенең эксперт сертификатын алдым. Ул миңа чемпионатларда һәм әлеге имтиханнарда билге кую хокукын бирә.
Элек имтиханнар тапшыру гади әсбаплар ярдәмендә башкарылды. Хәзерге вакытта укуны тәмамлаучылар имтихан тапшырганда алган белемнәрен файдаланып трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналарының төзеклеген техник чаралар ярдәмендә башкарырга тиешләр. Студентлар имтиханны двигатель һәм пресс-подборщик модульләре буенча тапшыралар. Ә чемпионатларда һәм имтаханнарда барлыгы биш модуль кулланыла.
Биремнәр катлаулы, шуңа да карамастан, сезнең район агротехникумы студентларының күбесе дүртле билгесенә тапшыралар. Бу нәтиҗәләр күрше район студентларына караганда яхшырак,-дип сөйләде ул.
-Безнең техникум турында тәэсирләрегез нинди?
-Балык Бистәсе агротехник техникумына матур һәм сыйфатлы ремонт ясалган. Бу сөенечле хәл. Техникумда укыту корпусы, остаханәләр, тулай торак - барысы да югары дәрәҗәдә. Нигездә, хәзер уку йортларында яхшы белем бирү өчен мәйданчыклар, махсус остаханәләр булдырылырга тиеш. Ә башка өстәмә шартлар тудыру һәр регионның мөмкинчелегеннән чыгып башкарыла. Ә биредә гомуми белем бирү дисциплиналары белән беррәттән студентларның көнкүреш шартларына да басым ясалган.
Мондый күләмдә башкарылган эшләрне беренче тапкыр Татарстанда очраттым. Республикада мин өченче тапкыр. Сарманда, Мамадышта булдым. Хәзер менә сездә. Татарстан бу өлкәдә башкаларга яхшы үрнәк.
Әлбәттә, Ворлдскиллс Россия берлегенең баш экспертыннан мондый сүзләрне ишетү күңелле хәл. Мин егетләребез өчен сөендем.
Компетенция паспорты, эш бирүчеләргә үзләре өчен хезмәткәрләр сайлаганда аларның мөмкинлекләрен бәяләргә булышачак.
Тажсылу Минһаҗева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia