Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе агротехникумында "Ачык ишекләр» көне булды

Ике көн дәвамында узган "Ачык ишекләр» көнендә Балык Бистәсе агротехникумында район мәктәпләренең 200 гә якын тугызынчы сыйныф укучысы булды.

Абитуриент булырга теләүчеләр үзләре киләчәктә нинди һөнәрләргә ия булу мөмкинлекләрен күрделәр, ишеттеләр, уку-укыту әсбапларын өйрәнделәр. Аларга «Пешекче кондитер, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе», «Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау», «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау» юнәлешләре буенча мастер-класслар күрсәтелде. Аларны производствога өйрәтү осталары Гөлчәчәк Зарипова, Таһирә Абдрахманова, Наталья Володина, Гүзәл Нургалиева, Фәрит Зәйнуллин, укытучылар Илшат Хисмәтов үткәрделәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтиханны укытучы Мәсгүт Хәмидуллин кабул итте.
Тугызынчы сыйныф укучылары күргәннәрдән һәм ишеткәннәрдән бик канәгать калдылар. 40 тан артык кеше әлеге уку йортында белгечлек алырга теләк белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса