Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе агротехник техникумында сессия узды

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты ярдәме белән Балык Бистәсе агротехник техникумы бинасында авыл туризмын үстерү мәсьәләләре буенча стратегик сессия узды.

Темасы да үзенчәлекле: "Уңышлы турпродукт уйлап табарга һәм "грант" проектын язарга" дип аталды.Чарада сессиянең баш эксперты - Татарстан Республикасының туризм буенча Иҗтимагый советы рәисе, предприятие урынбасары Оксана Артеменко, программа директоры Руфия Мөхәммәдиева, стратсессиянең эксперт-модераторы-Юлия Таланова, эксперт-модератор Венера Адамович катнашты. Сессия Балык Бистәсе муниципаль районының туризм бүлеге начальнигы Эльмира Сибгатова җитәкчелегендә узды. Чараны Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина ачып җибәрде. Теләкләрен җиткереп, һәр катнашучыга уңышлар теләде. Шулай ук, әлеге чара районның потенциалын арттырырга, үстерүгә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итәчәген дә ассызыклады. Чара авыл туризмы объектлары җитәкчеләрен, фермерлар,эшмәкәрләр,музей учреждениеләре,яшь буынның актив вәкилләрен, мәдәният хезмәткәрләрен берләштерде. Сессиядә Балык Бистәсе, Алексеевск, Саба районнарыннан, Казаннан да катнашучылар бар иде. Стратегик сессия кысаларында, алар районда туризмны үстерүгә кагылышлы проектлар эшләделәр. Уйланган барлык идеяләр һәм тәкъдимнәр киләчәктә туристлык агымын арттыруга һәм, тулаем алганда, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өстендә эшләүдә исәпкә алыначак. Шулай ук,чара нәтиҗәләре буенча эшләнгән проектларны тормышка ашыру буенча телефоннарда уртак төркем булдырылды һәм очрашулар үткәрү турында да сөйләшенде.

 

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,

Яңа Арыш авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса