Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе Агротехник техникумында «Коррупциягә ЮК дип әйт!» исемле чара узды

Узган атнада Балык Бистәсе Агротехник техникумында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Коррупциягә ЮК дип әйт!»  исемле чара узды.

Квест-уен башланыр алдыннан район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков барысын да район башлыгы Илдар Таҗетдинов исеменнән сәламләде һәм чакырылган кунаклар – район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Хәлил Әсләмов, район суды рәисе Евгений Рябин, җәмәгать судьясы Миләүшә Галимова, прокурор урынбасары Ранис Мөксинов, шулай ук командалар белән таныштырды.

Чарада Балык Бистәсе 1нче гимназиясенең, 2нче мәктәпнең 11 сыйныф укучылары һәм агротехникум студентлары катнашты. Чараны 1 нче гимназия директоры урынбасары Роза Горшкова алып барды.

Квест-уен командаларның үзләре белән  таныштырудан башланып китте. Беренче турда командаларга «Россиядә коррупциягә каршы эшчәнлекне закон белән чикләү кем хакимлек иткән чорда булган?» , «Кайсы авторлар сәнгать әсәрләрендә коррупция проблемасын күтәрәләр?», "Коррупциягә каршы торуның төп принциплары, коррупцияне кисәтүнең һәм аңа каршы көрәшнең хокукый һәм оештыру нигезләре нинди Федераль закон белән билгеләнә?»  һәм башка сораулардан гыйбәрәт иде.

Уен бик җанлы башланды. Егетләргә һәм кызларга тарих, әдәбият, закон һәм норматив-хокукый актларны искә төшерергә туры килде. Агротехникум командасы үзенең активлыгын, яхшы белемнәрен күрсәтте. Үтәлгән биремнәр нәтиҗәләрен жюри рәисе - район суды рәисе Евгений Рябин игълан итте. Беренче турда иң күп баллны «Агротехник техникум» командасы (команда капитаны Гадел Мифтахов), икенче урында – «Гадел хөкем Лигасы» (команда капитаны Ләйсән Мөхәммәтҗанова), өченчедә – 1 баллга гына артта калып, 2 нче мәктәп командасы (команда капитаны Илфат Хамматов) җыйды.

Икенче биремдә уенда катнашучылар 3 минут эчендә кроссворд чишәргә тиеш булдылар. Ул арада алып баручы залда утыручыларга сораулар бирде. Дөрес җавап бирүчеләр ручкалар белән блокнотларга ия булдылар.

Икенче тур нәтиҗәләре буенча биремне беренче булып үтәгән гимназия командасы аерылып торды, икенче урында – 2 нче мәктәп укучылары, өченчедә-агротехникум студентлары.

Өченче биремдә командаларга әсәрдә тасвирланган очракка закон нигезендә бәя бирергә кирәк иде. Аны 1нче гимназия командасы яхшырак башкарды.

Ситуацион бурычларны хәл итәргә кирәк булган дүртенче турда, барлык командалар да сорауларга дөрес җавап бирде. Бишенче турда балаларга коррупция сәбәпләрен атарга кирәк иде. Аларны күбрәк атаган команда җиңү яулаячак. Бу юлы икенче мәктәп командасы беренче булды, икенче урында – 1 нче гимназия, өченчедә – агротехникум.

Агротехникум директоры вазыйфаларын башкаручы Евгений Ненастьев Яңа ел алдыннан барысына да изгелек, мәхәббәт һәм бәхет, укучыларга имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде, егетләр һәм кызлар үзләренең үтенечләрен Кыш Бабайга җиткерделәр.

Квест-уен нәтиҗәләре буенча «Гадел хөкем лигасы»  (Балык Бистәсе гимназиясе) командасы җиңүче дип танылды. Икенче урында - "Коррупциягә каршы бергә"  (Балык Бистәсе 2 нче мәктәп) командасы, өченчедә - "Агротехник техникум" командасы.

Чара ахырында Илсур Садыйков һәм Евгений Рябин уенда катнашучыларга актив булулары, дөрес җаваплары өчен рәхмәт белдерделәр. «Сез булдырдыгыз!» - диделәр алар.

-Квест-уенда катнашырга карар кылуыгыз бик мөһим, һәрвакыт төрле чараларда катнашыгыз, бүгенге кебек актив булыгыз. Котлыйм һәм уңышлар телим, - диде район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Хәлил Әсләмов.

Барлык командаларга Грамоталар, һәр катнашучыга сертификат һәм бүләк тапшырылды.

"Плакат" номинациясендә «Бел һәм юл куйма" республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе, Урахча мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Илинә Ибраһимова да Грамота һәм бүләк белән бүләкләнде. Аның эше республика этабына җибәрелгән.

Таңсылу Минһаҗева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса