Балык Бистәсе Агротехник техникумына - 65
Балык Бистәсе Агротехник техникумы үзенең - 65, Россиядә һөнәри-техник белем системасының 80 еллыгын танымаслык булып үзгәреп, матурланып каршылады.
Билгеле булганча, быел техникумның уку корпусына күптән көтелгән капиталь ремонт ясалды. Диварлары тышланды, тәрәзәләре алыштырылды, бүлмәләре төзекләндерелде.
Юбилей булгач, техникумның тарихына күз ташлау мәслихәт булыр. Ә уку йортының данлы узганы турында ветераннардан да яхшырак сөйләүче булмас инде. Уку йортына 46 ел гомерен багышлаган Мария Писаревага сүз бирик әле.
Россиякүләм танылу алдык
-Безнең уку йортына 1955 елда, СССР Министрлар Советы каршындагы хезмәт резервлары төп идарәсенең “Корноухово авылында авыл хуҗалыгы механизациясе училищесы оештыру турында”гы әмере буенча нигез салына. Ул елларда ил алдында авыл хуҗалыгын үстерү, чирәм җирләрне күтәрү бурычы тора. Ә моның өчен иң элек механизаторлар кирәк.Корноуховода училище өчен 2 ике катлы агач бина бирелә. Училищеның беренче директоры итеп Николай Чадов билгеләнә.Училищега укытучыларны, мастерларны бөтен республикадан җыялар.Коллектив алдына зур бурыч куела - училищены Балык Бистәсе, Татарстан өчен генә түгел, ә бәлки бөтен Советлар Союзы өчен механизатор кадрлары әзерләргә. Ел саен 500 кеше укытып чыгарырга! Училищеның инженер-педагогик коллективы бу бурычны җиренә җиткереп үти. 1977елда Балык Бистәсендәге 21 нче һөнәри техник училище белән 17 нче һөнәри техник училище берләштерелделәр. Яңа уку йорты 85 нче урта авыл һөнәри училищесы дип атала башлады. Аның директоры итеп Леонид Лапотюк билгеләнде. Яңа бинага күчкән училищеның материаль-техник базасы ныгытылды, укыту мастерскойлары киңәйтелде, авыл хуҗалыгы техникасы паркы яңартылды.
1981 -1994 елларда училищены Александр Писарев җитәкләде.Ул елларда училище республикада алдынгы урыннарда барды. 1985 елда “Югары культуралы училище” исемен яулады. Аның базасында дистәләрчә республикакүләм семинар-киңәшмәләр, хәтта Бөтенроссия семинары уздырылды.
1994 елдан директор вазыйфаларын Сергей Парфенов башкарды. Бу чорда уку йорты колледж статусы алды. Укыту-җитештерү, тәрбия процессына инновацион мәгариф технологияләре кертелә башлады. Уку йортының яшәү дәверендә гаилә династияләре барлыкка килде. Без, Писаревлар 136 ел дәвамында шушы, инде икенче туган йортыбызга әверелгән уку йортында хезмәт куябыз. Александр Афанасьевич белән минем эшне кызыбыз Вера Александровна, оныгыбыз Евгений дәвам итә. Потаповлар, Клиновлар, Автономовлар, Абашиннарның техникумда эшләү стажлары дистәләрчә еллар белән исәпләнә.
Мансур Мәннанов - Агротехник техникум директоры: Киләчәккә оптимизм белән карыйбыз
- Күркәм юбилеебызны матур итеп төзекләндерелгән бинада, яхшы гына күрсәткечләр белән каршылыйбыз. Узган уку елы шактый катлаулы булды. Дистанцион укытуга күчү барыбыздан да тырышлык, бердәмлек таләп итте. Коллективыбыз бу сынауны да уңышлы узды. Техникумны 64 егет һәм кыз тәмамлады. Алар барысыда районыбыз, республикабызның төрле оешмаларында эшкә урнаштылар.
2019-2020 елларда студентларыбыз 16 республикакүләм конкурс, фестиваль, олимпиадада, Ворлд Скиллс һөнәри осталык чемпионатларында катнашып уңышлы гына чыгыш ясадылар.
Замана безнең алга яңа бурычлар куя. Шуңа да инженер-педогогик коллективыбыз туктаусыз эзләнүдә. Бүген авыл хуҗалыгына югары квалификацияле белгечләр әзерләү бурычы тора. Алар базар шартларында урыннарын табарга, үз эшләрен ачарга да сәләтле булырга тиеш.
Безнең белән тыгыз элемтәдә торучы авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмаларына да рәхмәтлебез. Партнерлар, эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек - техникум үсешенең алгарышлы юнәлеше. Бу һичшиксез белгечләр әзерләүнең сыйфатын яхшыртырга, ә иң мөһиме, аларны районыбызда төпләнереп калдырырга мөмкинлекләр ачачак.
Быел уку бинасына ясалган капиталь ремонт техникумыбыз юбилеена зур бүләк булды. Моның өчен Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Мәгариф һәм фән министрлыгына, район администрациясенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Форсаттан файдаланып, хөрмәтле ветераннарыбызны, техникумның бүгенге коллективын, укучыларыбызны Россиядә һөнәри-техник белем бирү системасының - 80, техникумның 65 еллыгы белән кайнар котлыйм.
Салават Габдрахманов - 387 группа студенты:
Хыялларым тормышка аша
- Мин кечкенәдән техникага тартылдым, машиналарга “җан өрүче” осталарга соклана идем. Үземнең дә автомобильләр төзәтүче буласым килде. Шушы хыялымны тормышка ашыру өчен 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Агротехник техникумга “Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау” белгечлеге буенча укырга кердем. Һич үкенмим. Тәҗрибәле производствога өйрәтү мастерлары техника серләрен бик яхшылап төшендерәләр, башка фәннәр буенча да ныклы белем алыр өчен барлык мөмкинлекләр бар. Укудан тыш буш вакытларны файдалы, кызыклы итеп уздыру өчен дә шартлар тудырылган. Телисең икән спорт белән шөгыльләнәсең, үзешчән сәнгатьтә дә үзеңне сынап карарга мөмкин. Техникумда бик күп төрле кызыклы чаралар даими рәвештә үткәрелә. Аларда бик теләп катнашам. “Форпост” яшьләр хокук тәртибе саклау отрядына йөрим.
Техникумны тәмамлагач Казан авыл хуҗалыгы академиясендә укуымны дәвам итәргә уйлыйм.
Техниканы яраткан, үзенең язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә уйлаган егетләр өчен безнең техникум менә дигән старт мәйданчыгы. Хыялларга канат куялар биредә.
Язманы Илгиз Җамалиев әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа