Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балык Бистәсе Агротехник техникумы оешуына 65 ел.

Быел Балык Бистәсе Агротехник техникумы оешуына 65 ел. Биредә район һәм республика агросәнәгать комплексы өчен 21 меңнән артык квалификацияле эшче кадрлар әзерләнгән. Техникум күп кенә балыкбистәлеләр өчен белем учагы булган. Укучылар арасыннан бүгенге көндә күбесе җитәкче, театр артистлары, теш табиблары дәрәҗәсенә ирешкән.

 Ә барысы да 1955 елда СССР Министрлар Советы каршындагы Хезмәт резервлары Баш идарәсе "Корноухово авылында авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесын оештыру турында" боерыгыннан башланган. Ил авыл хуҗалыгын тиз күтәрүгә, чирәм җирләрне үзләштерүгә мохтаҗ булган. Боерыкны үтәү йөзеннән Корноухово авылында ике катлы агач йорт бүлеп бирелә. Төзелә торган училищеның кадрлар белән тәэмин итүне Николай Александрович Чадовка йөклиләр. Укытучылар һәм производствога өйрәтү осталарын бөтен республикадан җыйганнар. Беренче булып Куйбышев (хәзер Спас районы) 7 нче номерлы һөнәр училищесы осталары һәм укытучылары килгән. Ул Куйбышев сусаклагычының су басу зонасына керә һәм күп кенә белгечләр туган урыннарыннан Корноухово авылына күчеп китәргә мәҗбүр була. Беренчеләрдән булып Н.С.Логинов, П.Д.Талалаев, А. И.Старостин, И.Г. Ионов. Училищеның беренче директоры итеп Хезмәт резервлары идарәсенең кадрлар бүлеге башлыгы Николай Александрович Чадов, директор урынбасары - Н.Зубчик, өлкән мастер итеп В.Никонов билгеләнә.

Механикалаштыру училищесы коллективы яшь буыннардан туплана, авырлыклар аларны куркытмый. Дәүләтнең бер еллык планында 500 кеше ел саен кабул итү һәм укытып чыгару була. Әлеге планны инженер-педагогик коллектив бик яхшы үти.

Корноуховода Мари республикасы, Киров өлкәсе яшьләре, Тәтеш шәһәре, Байтирәк авылы (Балык Бистәсе районы), Липовица авылы (Киров өлкәсе) балалар йортларыннан бик күп балалар белем алган. Ул елларда мәктәпне тәмамлаучылар Богданова Р.М., Логинова Н.С.,

Степанова А.Ф., Писарева М.И., өлкән мастер Игнатьева В.Д, производствога өйрәтү остасы, аннан соң укытучы Писарева А.А., механик Фурутина И.Р уку вакытларын бик җылы һәм рәхмәт сүзләре белән искә алалар.

 

Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса