Балык Бистәсе 1 номерлы гимназиясендә шахмат зонасы ачылды
Шушы көннәрдә Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясендә шахмат зонасы ачылды. Биредә шахмат түгәрәге эшчәнлеге берничә ел рәттән алып барыла. Укучылары шахмат түгәрәгенә кызыксынып йөри.
Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Хәлил Әсләмов, “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлегенең башкарма сәркатибе Айнур Мингарипов катнашты.
Беренче номерлы гимназиядә иътибарны иң беренче шахмат күргәзмәсе җәлеп итте. Биредә кәгазьдән, шулай ук агачтан да шахмат сыннары ясап куйганнар иде. Һәр сын сәнгать әсәре кебек, күзләрне иркәли. Балалар, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар белән берлектә эшләнгән алар. Гимназия директоры Ләйсән Хәлимова шахмат зонасын оештырганда ата-аналар белән уртак эш алып барулары өчен сыйныф җитәкчеләренә рәхмәт cүзләре җиткерде. Ә менә шахмат өстәлләрен биредә белем алучы бер укучының ата-анасы заказ биреп эшләтеп алып килгән.
Укучылар күңелле чыгыш әзерләгән иде. Кунакларны сәламләгәннән соң, шахмат уйнау урынын тантаналы рәвештә ачтылар. “Матур эшләнгән әлеге шахмат уйнау урыны һәрвакыт укучылар белән тулып торыр, балалар укудан буш вакытларын биредә күңелле уздырыр, дип өметләнәм”,- диде район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова.
Шул ук көнне шахмат зоналарын ачу кысаларында Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова катнашында ачык дәрес булды.
Әлеге мәктәптә шахмат белән өченче ел рәттән шөгыльләнәләр. Укучыларның шахмат буенча район ярышларында да уңышлары шактый. Дәрес вакытында укытучының һәр соравына балалар бер тавыштан җавап биреп тордылар. Шахмат уенының барлык нечкәлекләрен беләләр. Димәк ныклы белем алалар биредә. “Шахмат түгәрәгенә унсигезгә якын бала йөри. Араларында төрле яшьтәгеләр - башлангыч, шулай ук өлкән сыныфлар да бар. Алар бик кызыксынучан, һәрберсендә өйрәнү теләге зур. Ярышларга бик тырышып әзерләнәләр, чын күңел биреп катнашалар”, - дип сөйләде түгәрәк җитәкчесе Юныс Кашапов.
Луиза Ананьева, Гөлназ Зарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа