Балык Бистәсенең «Төньяк» микрорайонның тырыш ир - егетләре коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә ярдәм иттеләр
Һава шартларының тотрыксыз булуы безнең яшәешебезгә берникадәр уңайсызлыклар тудырды бу көннәрдә.
Мондый вакытта коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмага да кыенга туры килә.
Шуны истә тотып «Төньяк» микрорайонның тырыш ир - егетләре, коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә ярдәм итеп, чүп контейнерлары тирәләрен кардан арындырып куйдылар.
"Афәрин! " дими ни дисең..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа