Балык Бистәсенең “Теремок” балалар бакчасында эшләгән хезмәткәрләр бергә эшләгән чорларын искә алдылар
Узган ел ахырында Балык Бистәсе балалар иҗат үзәгендә 1978 -1998 елларда район “Теремок” балалар бакчасында эшләгән хезмәткәрләр очрашты.
Очрашуны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков ачып җибәрде, үзенең котлауларын җиткерде һәм һәркайсына Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәрен бүләк итте. Профсоюз оешмасы җитәкчесе Вера Малакаева бу коллективны эшчән, үрнәк, дус иде, дип искә алды. Шул елларда балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Галина Карпеева, Рәйхана Иминова да үз чыгышларында коллективның тырыш хезмәткәрләр белән тупланганлыгын билгеләп үттеләр.
Беренче көннән үк бакчага пешекче булып эшкә килгән Минҗәүһәр Гобәйдуллинаның истәлекләре дә кызык иде.
-Мин анда озак еллар эшләп лаеклы ялга киттем. Хезмәттәшләрем Кәримә Әскәрова, Тәгъзимә Сибгатуллина, Нурия Гарәпшина һәм башкалар белән дә дус, тату эшләдек. Күңелле, матур яшь чакларыбыз, балаларыбыз да бер-берсен белеп үстеләр. Сөембикә Шәфыйкова шәфкать туташы булып эшләде. Коллективта иң өлкәне мин булгангадыр инде, аның кызы Гөлназ мине дәү әни дип йөртте. Барыгыз да балаларыгыздан игелек күреп яшәсәгез иде, - дип дулкынланып сөйләде ул.
Очрашуга килүчеләрнең һәркайсы истәлекләре белән уртаклашты. Кырдан бәрәңге җыеп кайтулар, кәбестә тозлаулар – барысы да якты хатирә булып күңелдә яңарды.
“Теремок” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бүген дә безнең белән танып исәнләшәләр, хәлне белешәләр икән, димәк, хезмәтебез эзсез узмаган. Һәм аның нәтиҗәсе Россия күләмендә “Иң яхшы балалар бакчасы” исеменә лаек булуыбыз иде.
Мин үзем әлеге бакчада балаларга татар теленнән дәресләр бирдем. «Сабантуй», «Каз өмәсе», «Аулак өй», «Нәүрүз», «Сөмбелә» бәйрәмнәрен әти-әниләр, балалар белән бергәләп матур итеп үткәрә идек. Рус телле балалар да татар телендә җырлап шигырьләр сөйли иде. «Масленица» бәйрәмендә кыңгыраулы җигүле атларда балаларны урамнардан әйләндерә идек. Искиткеч күңелле уза иде бәйрәмнәр.
1997 елда балалар бакчасының ябылуы һәрберебез өчен авыр булды. Төрлебез төрле балалар бакчасына урнашсак та, очрашкач сөйләшер сүзләребез бетмәде. Коллективтагы дуслык еллар буена дәвам итте. Шушы очрашуны оештырган Рәйхана Иминовага олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бу узган елгы педагоглар һәм остазлар елын тәмамлап, агымдагы Гаилә елына старт бирү дә иде. Киләчәктә дә сөенечле очрашулар насыйп булсын.
Иделия Мәхмүтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа