Балык Бистәсенең талантлы фән алдынгылары
Татар халкының мәкаль-әйтемнәре күп еллар буена тупланган тәҗрибә, күзәтү һәм сынамышлар нигезендә формалашкан. Шуңа бәйле рәвештә бу сүзләрне бүгенге язмамның герое, Яңа Арыш урта мәктәбен тәмамлаган укучыбыз, Казан милли-тикшеренү университетының (КХТИ) 4 курс студенты Миннәхмәтов Фирдүс Фидаил улы турында әйтергә буладыр. Бу югары уку йортына, 25 гыйнвар көнне, Студентлар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде.
Биредә укучы яшьләр белән очрашу вакытында безнең Фирдүс Республика Рәисе белән “гәп корып”, үзенең проект эше турында сөйләде. Аның бу чыгышын игътибар белән тыңлап, республика җитәкчесе бу эшнең никадәр мөһимлеген ассызыклап, алга таба да уңышлар теләде. Әлбәттә, 25 мең студент укыган университетта безнең егетебезнең чыгыш ясау өчен сайланып алынуы мәктәпкә дә, әти-әниләренә дә зур горурлык.
Аның әтисе Фидаил Равил улы мәктәптә газ белән җылыту җайланмаларының операторы булып хезмәт куя, әнисе Нәзирә Таһировна инглиз теле укытучысы, озак еллар директорның укыту эшләре буенча урынбасары булып эшләде. Фирдүс гаиләдә дөрес тәрбия алып, мәктәптә укыганда фәннәрне яхшы үзләштереп, актив укучы булып танылды. Ул математика, физика, химия, биология кебек предметларны аеруча үз итеп, бу фәннәр буенча район олимпиадаларында 5 мәртәбә җиңүче, 4 тапкыр призлы урыннар яулаган иде. Химия буенча исә “Олимпка юл” республика олимпиадасында призер булды. Шушы ук фән буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырып 95 балл җыйды. Әлбәттә, аны имтиханга әзерләгән Татарстанның атказанган укытучысы Галия Нәбиуллина да бу уңышларга нык сөенә. Тырышып уку белән бергә Фирдүс мәктәптә эшләп килүче 3D-модельләштерү түгәрәгендә йөреп, республика дәрәҗәсендә оештырылган чараларда мастер-класслар күрсәтте. Үзенең әйтүенчә, аңа биредә вакытта Руслан Нәбиуллин өйрәткән “Компас” программасы югары уку йортында да бик нык ярдәм иткән.
Мәктәпне “Укудагы аеруча уңышлары өчен” медале белән тәмамлап, Фирдүс КНИТУ (КХТИ) эчендәге “Нефть, химия һәм нанотехнологияләр” институтына укырга керде. Егет биредә дә сынатмый: имтиханнарны “5”кә бирә, төрле бәйгеләрдә, халыкара, бөтенроссия һәм республика дәрәҗәсендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, 1 дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнә. Чыгыш ясаган шәһәрләре дә ил буенча таралган – Мәскәү, Санкт-Петербург, Омск, Тольятти, Петрозаводск, Казан... 2023-2024 уку елыннан Россия хөкүмәтенең стипендиясен алып укуы да күп нәрсә турында сөйли. Ә инде иптәшләре белән “стартап”ларга бирелүче 1 миллион сумны отып, аны яңадан җитештерү өлкәсенә юнәлтүләре аларның киләчәк белгечлекләренә ничек җитди карауларын күрсәтә. 2024 елда исә ул “Ел инженеры” дип аталган мәртәбәле бәйгенең җиңүчесе итеп таныла.
Студентлар белән очрашуның официаль өлеше тәмамлангач, Фирдүс янына Рәисебез үзе, Татарстанның Фәннәр Академиясе Президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов, республикабызның фән һәм мәгариф министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин килеп, аның кулын кысып, яңа уңышларга рухландыралар. Биредә инде Миңнехановларның безнең авылда туган булуларын онытмыйча, кече күңеллелек, кешелеклелек үрнәге күрсәтүләренә сокланасы гына кала.
Без исә Фирдүс Миннәхмәтовның яулаган биеклекләре белән горурланып, аңа саулык-сәламәтлек, алдагы укуында, фәнни эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
Дамир Нәбиуллин,
Яңа Арыш урта мәктәбе директоры, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia