Балык Бистәсенең «Салават күпере» балалар бакчасы хезмәткәрләре Яңа елны матур сыннар ясап каршылыйлар
Ел саен Балык Бистәсенең «Салават күпере» балалар бакчасы хезмәткәрләре Яңа елны матур сыннар ясап каршылыйлар.
Коллективның тырышлыгы район күләмендә билгеләп үтелә. Балалар бакчасы мөдире Мөслимә Равзетдиновадан без быел кардан ясалган сыннарга нинди мәгънә салулары турында сөйләвен үтендек.
— Бу сыннарны мин үзем ясыйм һәм дистә еллар инде бу эшемне дәвам итәм. Һөнәрем буенча тәрбияче булу сәбәпле, кыш көне без әти-әниләргә, балаларыбызга матур булсын дип сыннар ясауны традициягә керттек. Коллективны да үз артымнан иярттем. Барысы да карышмый чыга минем белән: берәүләр су, икенчеләр кар ташый, “Ай, матур була бу”, дип көч-куәт биреп торучылар да бар. һәр елны 10 сыннан да ким ясамыйбыз. Әкият геройларын, шул исәптән Куянны без быел милли киемдә — ипи белән кунаклар каршылау мизгелен сурәтләп ясадык. Былтыр яңа елны Юлбарыс ясап каршы алган идек. Һәр елны сыннарыбыз үзенә бер төрле матур, зәвыклы килеп чыга.
— Һәр сынның үз тарихы бар. Эльф кар бабай сыны белән быел республикакүләм СнеГоТОвик бәйгесендә җиңү яуладык.Эколята һәр елны Экояз конкурсында яхшы бәяләнә. Быел технологияләр елы буларак Роботны татар милли киемнән эшләдек. Россиядә 2023 ел педагоглар елы буларак без китап белән кара савыты ясадык. Колобок — балаларыбызның яраткан герое. Ә менә Алтын балыкны без хыялларыбыз тормышка ашсын дип әвәләдек. Нинди хыял дисезме? Яңа балалар бакчасы.
Дәвамын газета битләреннән укый аласыз.
Автор Иансылу Мингазова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа