Балык Бистәсе сандугачы Любовь Максимова “Ялгыз җырлау” номинациясендә чыгыш ясап мактаулы исемгә лаек булды
Корноухово мәдәният йорты үзешчән пенсионер башкаручылар арасында “Өченче яшь” дип исемләнгән район фестивалендә һәр ел катнашып килә.
Быел да читтә калмадылар. “Рябинушка” җыр сөючеләр клубы әгъзасы Любовь Максимова “Ялгыз җырлау” номинациясендә чыгыш ясап, ә Рәмзия Сатдинова сәнгать һәм декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсендә кул эшләре белән катнашып,район җитәкчелеге һәм район ветераннар советы тарафыннан Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia