Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең мәктәп укучылары Сарманда булып кайттылар

Шушы көннәрдә Сарман районы үзәгендә «Дуслык сыйныфы серләре» республика конкурсының ярымфиналы узды.

 
Безнең район данын Балык Бистәсе икенче  мәктәбенең 8 Б сыйныфы ата-аналар комитеты яклады.
Ата -аналар комитетлары өч сынауда «Безнең күңелле дуслык сыйныфы» визит карточкасы; «Бөек Ватан сугышы-Бөек Җиңү» иҗади номеры; «Бердәм тәрбия мохите: ата-аналар, балалар һәм тәрбия буенча киңәшче»  иҗади проектын яклауда катнашты.
Директорның тәрбия буенча киңәшчесе Динә  Кәлимуллина, сыйныф җитәкчесе Эльвира Токранова һәм команда бик лаеклы чыгыш ясады, катнашучылар бөтен көчләрен куйдылар.
Ярымфинал нәтиҗәләре буенча безнең «Хранители» командасы мактаулы икенче урынны яулады һәм финалга үтте.
Балаларны, ата-аналарны һәм сыйныф җитәкчесен җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. 15 майда Лаеш шәһәрендә узачак конкурс финалында уңышлар телибез.
Мәктәп администра-циясенә, ата-аналарга, бу җиңүгә тырышлыкларын куйган педагог-оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.

Айгөл Фәйсханова,
тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса