Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Юлсубино авылында шагыйрь музее ачылды

Бәйрәмгә тиң зур тантана узды Юлсубино авылында. РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, М.Җәлил исемендәге республика премиясе һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин исемен йөрткән мәктәпнең үз музее булдырылды.

 

Биредә шагыйрьнең гаилә альбомыннан аның тормышын, иҗатын һәм иҗтимагый эшчәнлеген чагылдырган уникаль фотосурәтләр куелган.

Музей-салон ачылышына Татарстаннан гына түгел, Башкортстаннан да бик күп күренекле шәхесләр килде. Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Президент каршындагы  Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма директоры, Балык Бистәсе якташлык җәмгыяте җитәкчесе  Нурия Һашимова, Балык Бистәсе район башлыгы Радик Ислямов белән берлектә шагыйрьнең иҗатташ дуслары, шагыйрьләр, язучылар да котлау сүзләрен, ихлас теләкләрен җиткерделәр. Музей төзелешенә, экспонатлар туплауда хезмәт куйган һәркемгә рәхмәтләр әйтелде.

(Мәкаләне тулысынча газетабызның 1 нче саныннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса