Балык Бистәсенең «Идея» яшьләр үзәгендә Гаилә көненә карата бәйрәм чарасы узды
Бүген Балык Бистәсенең «Идея» яшьләр үзәгендә 15 май - Халыкара Гаилә көненә карата бәйрәм чарасы узды.
Бирегә районыбызның берничә яшь гаиләләре - Мель.Починоктан Емельяновлар,Иске Арыш авылыннан Зәйнуллиннар, Балык Бистәсеннән Мөхәммәтшиннар, Сәйфиевлар килгән иде. "Гаилә – ул безнең мәхәббәт, аңлашу чыганагы, игелеккә, шәфкатьлелеккә, хөрмәткә өнди торган җылы учак.
Нәкъ менә гаиләдә буыннан буынга күчеп килүче гореф-гадәтләр, күркәм йолалар, рухи һәм әхлакый кыйммәтләр буыннан-буынга тапшырыла. Һәр гаиләгә дә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык, парлы озын гомер телим", - диде үзенең котлау сүзендә район гаилә хәле актларын теркәү бүлеге (ЗАГС) җитәкчесе Гөлшат Галиева.
Чараны алып баручы Диләрә Гыйниятова гаиләләр белән күңелле аралашу уеннары үткәрде. Казаннан килгән психолог Гүзәл Галиева үзенең киңәшләрен бирде. Яшьләр үзәге белән берлектә оештырылган әлеге чара һәркем өчен дә файдалы үтте дияргә җирлек бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia