Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең яшь урманчылары очрашуга бардылар

Мәктәп урманчылыкларының республика җыены быел 6 нчы мәртәбә Лубян урман хуҗалыгы техникумы базасында үтте.

Ул ”Халык традицияләре һәм гореф-гадәтләрендә урман” шигаре астында июль аеның соңгы өч көнендә үтте. Анда 40 ка якын шәһәр һәм районнарыннан килгән делегация арасында  Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы каршысында оешып, көйле генә эшләп килүче Югары Тегермәнлек урта мәктәбеннән Рамазан Кәбиров җитәкчелегендә укучылар Дамир Сәлахиев, Илүзә Гәрәева, Камилә Хатыйпова да бар иде. Алар табигать, урман, экология, мәдәният һәм спортка кагылышлы барлык конкурсларда катнашып күркәм нәтиҗәләргә ирештеләр. Илүзә Гәрәеваның яшь урманчылар хозурына тәкъдим иткән, татар халык биюе иң яхшы бәя алып, министрлыкның кыйммәтле бүләгенә ия булды.  Районыбызда яшь  урманчылар түгәрәгенә нигез салып, күп еллардан бирле аны уңышлы эшләтүе өчен Рамазан Кәбиров Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Республика мәктәп урманчыларының көрәш ялкыны белән тулы ярышлары һәм матур яллары өч көн дәвамында бер-берсе белән үрелеп дәвам итте. Техникумның яңа заман таләпләре югарылыгында җиһазландырылган  уку бүлмәләре, яшәү өчен уңай шартлар булдырылган тулай торагы, тарихи-экологик музей, Лубян җирлегенең  йөзьяшәр чыршы-нарат урманнары, балыкка бай күлләре, Нократ елгасының сихри матурлыгы таң калдырып, күпләрнең күңелендә уңай тәэсирләр уятты. Очрашу кысаларында әлеге уку йортының мөгаллим-осталары, шөһрәтле урманчылар үткәргән мастер-класслар, психологик-аралашулар, экология, урман, табигать дөньясы нечкәлекләренә тирәнтенрәк төшенергә ярдәм итте. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Р. Ибраһимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса