Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең гимназия укучылары белән профилактик дәрес

28 апрель көнне Балык Бистәсе үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Балык Бистәсенең 1 нче гимназия укучылары белән берлектә, “Мин үз гамәлләрем өчен җаваплы” дип исемләнгән профилактик дәрес үткәрделәр.

Әңгәмәгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча ПДН бүлегенең өлкән инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Резидә Рузил кызы Әскәрова да чакырылды. Ул укучыларга җинаять җаваплылыгының ничә яшьтән башлануын, кылынган җинаятьләр өчен нинди җәзалар куллануы турында сөйләде. Әңгәмә тормыштагы конкрет мисалларга корылды, тематик видеороликлар күрсәтелде. Китапханәдә оештырылган “Яшүсмер һәм закон” китап күргәзмәсе дә бик урынлы иде. Инспектор транспорт чараларыннан файдалану кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык турында мәгълүмат бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса