Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Күгәрчен авылы сайлау участогында сайлаулар һәрвакыт халыкның зур активлыгы белән үтә

Мәдәният йортының керү залында сайлаучылар өчен кайнар чәй, тәм-томлы табын әзерләнгән.

 Бүген иртәнге сәгать 9 дан ук кызлар коймак та пешерергә өлгергәннәр. Үз тавышын лаеклы кандидатка биреп өлгергәннәр шунда ук иркенләп аралаша, кайнар коймак, чәйдән авыз итә алалар.
Сайлаучылар тыныч шартларда уза. 15-16 март көннәрендә авыл халкы аеруча күп килде. Ә инде сәламәтлек торышлары чикле булу сәбәпле сайлауга килә алмаган өлкәннәрнең һәм инвалидларның өйләренә комиссия әгъзалары үзләре бардылар. 52 кешегә тавыш бирү өй шартларында үткәрелде. Шулай ук 13 егет-кызыбыз сайлауда беренче тапкыр катнаштылар.  Барысының  да теләкләре бер: киләчәгебезнең якты, матур булуы, тыныч, имин тормышта яшәү. Шуңа да авыл халкы ил президентын сайлауга җаваплы карый.
    Өйләгә кадәр үк Күгәрчен авыл халкының 91 проценты сайлауда үз тавышын бирергә өлгергән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса