Балык Бистәсендә Балык Бистәсе Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе утырышы узды
Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районының Ф. Әхмәдиев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбендә Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе утырышы узды.
Утырышны Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Касыймова Илвера Шириаздан кызы алып барды. Чарада Балык бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы, Балык Бистәсе Башкарма комитетының социаль-мәдәни бүлеге җитәкчесе Кәримуллина Лилия Венер кызы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары җирле оешмасы җитәкчесе Рәшитова Рәхимә Габдулхан кызы катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан Лилия Гаптулловнаның иҗат җимешләре белән танышып чыктык. Хәтта Балык Бистәсе гербы белән эшләнгән түштамгалар да бар иде күргәзмәдә. Ул картиналарга карап, татар милли орнаментлары белән эшләнгән шкатулкаларга сокланып, гаҗәпләндек. Искиткеч матур, милли, зәвыклы итеп эшләнгән күл эшләнмәләреннән күзләребезне аласы да килмәде.
Чара башында Илвера Касыймова теманы җиткереп, утырышта катнашучылар, чакырылган кунаклар белән таныштырды. 2023 елга йомгак ясап, башкарылган эшләр хакында бәян итте, оештыру эшләре буенча мәсьәләләр хакында җиткерде. Районкүләм уздырылган бәйгеләр, чаралар турында да әңгәмә корып, һәрбер кеше үз фикерләрен җиткерергә ашыкты.
Бүлек җитәкчесе Илвера Касыймова матурлык тудыручы Лилиягә ихлас рәхмәтләрен җиткерде:
– Ул үзенең кул эшләнмәләре белән сәнгать мәктәбендә татар мохитен булдырды, – дип, куанычлары белән уртаклашты. Алга таба да эшләрендә уңышлар теләде.
Лилия Заһидуллина Cәнгать мәктәбендә балаларны кул эшләренә өйрәтә:
– Мин быел беренче тапкыр Казанда узган Сабан туенда кунакларга кулдан эшләнгән түштамгалар тәкъдим иттем. Бик яратып алдылар. Хәзерге көндә балалар белән күннән аппликацияләр, тукымада рәсемнәр ясыйбыз. Хезмәтемдә татар бизәкләрен кулланам. Алга таба эшчәнлектә декоратив бизәү-кулланма сәнгатен үстерәсем килә, – диде.
«Ак калфак» татар хатын-кызлары җирле оешмасы җитәкчесе Рәхимә Рәшитова:
– Милли рухтагы чараларны еш уздырырга тырыштык. «Ак калфак» кызлары белән Төбәкара «Аулак өй» проектында актив катнаштык. Җиңүләр яулап, Санкт-Петербург шәһәрендә барып күрергә насыйп булды. Анда яшәүче милләттәшләребезгә дә «Шәл бәйләү» йоласын тәкъди иттек. Төрле бәйгеләрдә катнашып, көчебезне сынадык. Нинди генә эшкә тотынсак та, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр ярдәмгә килә. Китапханә каршында «Аксакаллар шурасы» оешмасы матур гына эшләп килә. Бик күркәм чаралар, затлы шәхесләр белән очрашулар уза, – дип уртаклашты.
Корнаухово авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Хәбибуллина да үз фикерләрен җиткерде:
– Авылыбызда төрле милләт халыклары яши, барысы белән дә уртак тел табып, дус-тату яшибез. Шәхсән үзем дә Татар конгрессы оештырган бәйгеләрне көтеп алам, авыл халкын да катнашырга чакырам. Быел мин, «Солдат альбомы» конкурсында катнашып, җиңү яулап кайттым. «Оста куллар», «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгеләрендә актив катнаштык. Габдулла Тукай туган көне уңаеннан үткәрелгән чарага бик матур чыгыш әзерләдек. Район сәхнәсендә дә чыгышыбызны күрсәттек. Эшебезне газета битләрендә күрсәтергә тырышабыз. Ул – безнең хезмәт! Авылның яшәешен, тырыш халкын күрсеннәр дип тырышабыз. Бу исә рус авылында татар кешесенең яшәгәнлеген белгертеп тора, татар рухын баета, – дип белдерде.
Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлек җитәкчесе урынбасары Мөхәммәтрәхимова Рәзилә Наил кызы Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән бәйгеләр хакында таныштырды. Февраль аенда Бөтендөнья татар конгрессы «Татарлар» газетасы белән берлектә оештырган «Солдат альбомы – 2023» бәйгесе турында җентекләп сөйләде. Әлеге бәйгегә Балык Бистәсе районныннан гына да 43 эш юлланган. Бигрәк тә Яңа Ырга, Корноухово, Яңа Арыш, Бирдебәк, Күгәрчен, Мәшләк, Бәтке, Олы Солтан, Биектау авылларыннан күп хезмәтләр урнаштырылган. Хезмәтләр арасында, «Солдатка хат» номинациясендә Корноухово авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Хәбибуллина, Яңа Ырга авылыннан Ралия Фәттахова, ә «Рәсем-открытка» номинациясендә Яңа Ырга авылыннан Ислам Илалов җиңүче дип табылган.
Яңа Арыш китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган «Оста куллар – 2023» конкурсы хакында да фикерләрен җиткерде. Бәйгегә старт 15 февральдән 8 мартка кадәр бирелгән булган, һәм ул «Алтын куллы хатын-кыз» һәм «Аш-су остасы» номинацияләре буенча үткәрелгән. Шушы вакыт эчендә 249 эш алынган. Районыбыздан әлеге бәйгедә 17 кеше катнашкан.
V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе турында да сөйләде. Бу конкурска исә 40 меңнән артык гариза кабул ителгән. Бәйгенең II этабы тәмамлану нәтиҗәсендә финалга 836 катнашучы узган. Алар арасында Балык Бистәсе районыннан да финалга узучылар барлыгын белдек. Бәйгене февраль аенда районкүләм бәйге итеп үткәрүне максат итеп куйдык.
Шулай ук Рәзилә Мөхәммәтрәхимова Конгресс тарафыннан игълан ителгән «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесе турында да сөйләде. Быел ул, әлеге конкурста катнашып, 2 урынга лаек булган. «Татар сүзе» Халыкара телевизион нәфис сүз бәйгесе турында да сөйләнде.
Югары Тегермәнлек мәктәбенең тарих укытучысы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршындагы татар төбәкчеләренең Советы әгъзасы Илфар Габдрахмановның чыгышы да бик эчтәлекле булды:
– Быелгысы елда бик күп җирләрдә булырга туры килде. Ульян, Кемерово, Мордовия, Түбән Новгород, Башкортстан, Чиләбе, Оренбург өлкәләрендә, Казахстанда булдык. Татарларлар яшәгән төбәкләрдә конференцияләр, җыелышлар үткәрдек. Мондый җыелышлар Татарстан районнарында да үткәрелә. Быел исә Минзәлә районында булдык. Шушы чараларда һәрвакыт Балык Бистәсе районы тарихы, яшәеше белән таныштырырга, күрсәтергә тырышам. Ел саен туган авылда төбәк тарихы белән бәйле проект эшлим. Быел әфганчы авылдашлар буенча зур эшләр эшләнде, – диде ул һәм, төбәк тарихчыларын чакырып, Югары Тегермәнлек авылында конференция үткәрәсе килү теләген дә җиткерде.
Балык Бистәсе районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе Иделия Мәхмүтова, фикерләре белән уртаклашып, түбәндәгеләрне җиткерде:
– Мөслимәләр берлеге күп эшләр башкара: мәчетләргә барабыз, олысы-кечесе белән очрашып, әңгәмәләр, дини чаралар үткәрәбез. Февраль аенда мөселманча киенү көннәре уздырдык, Ураза, Рамазан айларында Ифтарлар үткәрдек. Шулай ук мөслимәләребез белән сәяхәткә дә чыгабыз. Быелгысы елда Кукмара, Саба, Мамадыш районнарында, Яңа Арыш авылында булдык. Мәчетләрдә дини сабантуйлар, җәй көне балалар өчен ял итү оештырабыз, мохтаҗ балаларга киемнәр, әтиләре хәрби хезмәттә булган балаларга, ялгыз бала үстерүче аналарга зур игътибар күрсәтәбез, ярдәм итәбез, – дип, сөйләде ул.
Ноябрь аенда алар «Гомереңне матур үтим дисәң, Коръән укы, таян Аллахка» дигән дини бәйрәм оештырганнар. Утырыш барышында безгә дә сораулар өләшеп, фикерләребез тыңланды.
Конгресс җитәкчесе Илвера Касыймова татар халкының йолаларын да, гореф-гадәтләрен дә , милли ризыкларын да киләчәк буынга тапшырырга тиешлеген ассызыклады. Утырышка аш-су остасы Гөлнар Вәлиахметова да чакырылган иде. Ул да эшчәнлеге турында фикерләре белән уртаклашты. Татар халкының милли ризыкларын пешерүе турында сөйләде. Шулай ук мастер-класслар үткәреп, киләчәк буынга да өйрәтәсе килү теләген әйтте.
Гореф-гадәтләр, йолалар турында да һәрбер катнашучы фикерләрен җиткерергә ашыкты. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина Казанда узачак «Каз өмәсе» ярминкәсенә әзерлек эшләре хакында сөйләде.
Илвера Ширияздан кызы киләчәктә тормышка ашырасы планнар белән таныштырды. Соңыннан сүз район район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызына бирелде. Үз чиратында ул эшебездән канәгать калуын белдерде. Алга таба да очрашулар еш кабатлануын, фикер алышулар дәвамлы булуын теләде.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа