Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә зур семинар узды

Узган атнада авыл җирлекләре башлыклары өчен «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль берәмлекләрен үстерү актуаль проблемалар һәм өстенлекле юнәлешләр» дип аталган темага семинар узды.

Юлсубино авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов кунакларны Татарстан Республикасының халык шагыйре Равил Фәйзуллин сүзләре китерелгән стелла янында каршы алды. Аннары барысы бергә Ямаш авыл мәдәният йортында күргәзмә карадылар һәм "Чишмә" фольклор коллективы эшчәнлеге белән таныштылар. 
А. Мостафинның шәхси ярдәмче хуҗалыгында булдылар.
Юлсубино авыл мәдәният йортында аларга волонтерларның эшчәнлеге күрсәтелде. 
Юлсубино мәктәбендәге  Равил Фәйзуллинның музей-салоны да яхшы тәэсир калдырды.
Пленар өлеш муниципаль район башлыгы Радик Ислямов катнашында узды.
- Мондый семинарлар бездә даими үткәрелә, алар бик кирәк дип саныйм. Ә Харис Хафизовичның эшчәнлегенә килгәндә, авыл җирлегендә юллар чистартылган, тулы тәртип, үрнәк алырлык. Без үзебезнең көчебездән килгәннең барысын да эшләргә әзер, барыбызга да уңышлар телим, - диде Радик Рәмисович авыл җирлекләре башлыкларын сәламләп.
Районда уңышлы эшләүче авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов Юлсубино авыл җирлегенең соңгы елларда социаль-икътисади үсеше турында сөйләде.
Биредә районда беренчеләрдән булып, үзара салым мәсьәләсе кертелгәнче үк авыл халкының тормыш шартларын һәм көнкүрешен яхшырту өчен зур эш башкарырга өлгергән. Бу аның авылдашлары арасында хөрмәт казануын һәм алга карап эш итү осталыгын күрсәтә.
-Юлсубино авыл җирлегендә ел саен зур финанс чыгымнары таләп итә торган авыл инфраструктурасын яңарту, ял итү урыннары булдыру мәсьәләләре хәл ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса