Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә зур очрашу булды

Район үзәгендә мобилизацияләнүчеләр, контракт буенча хезмәт итүчеләр арасында махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләләре белән очрашу булды

Районда мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып барыла. 
Социаль хезмәт чараларыннан тыш, гражданнарның шәхси мөрәҗәгатьләре буенча да зур ярдәм күрсәтелә. Штаб башлыгы вазыйфаларын, район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова махсус хәрби операция башланган көннән үк төгәл алып бара. 
Әле шушы көннәрдә генә  махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булучыларның гаиләләре белән очрашу узды. Анда пенсия фонды, социаль яклау оешмалары җитәкчеләре, хәрби комиссариат хезмәткәрләре катнашты. «Ватанны саклаучылар» фонды вәкиле Светлана Коншина әлеге чарага махсус кунак буларак чакырылган иде. Әлеге дәүләт фонды махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча төзелгән.  Аның төбәк офисы Чистай шәһәрендә урнашкан. Әлеге оешма эшчәнлеге күпкырлы, аңа халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте, медицина-социаль экспертиза, психологлар, юристлар, социаль пособиеләр буенча белгечләр керә аларга  консультацияләр, төпле киңәш һәм практик ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Балык Бистәсе районында мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре белән эшләү буенча штаб башлыгы Фирдания Әхмәтҗанова очрашуда катнашучыларны сәламләде. Ул иң элек Ватанны саклаучы улларын лаеклы өстә тәрбияләгәннәре өчен хәрбиләрнең әниләренә рәхмәтен белдерде.
 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Луиза Ананҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса