Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә хәрби патриотик марафон узды

Балык Бистәсе районы контракт буенча хәрби хезмәткә багышланган «Все свои» масштаблы патриотик марафонына кушылды.

Ул хәрби операцияләрдә катнашучыларны, аларның туганнарын, хәрби комиссариат вәкилләрен, социаль хезмәткәрләрне, хәйрия оешмаларын, шулай ук «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләрен, шалтырату-кабул итү үзәге операторларын, дин әһелләрен һәм дәүләт хакимияте вәкилләрен берләштерә.
- Марафонга старт бирелде һәм ул дәвам итәчәк, миссия бик җаваплы. Районда бу юнәлештә эш алып барыла, нәтиҗәләр бар, авыл җирлекләре башлыклары да, җитәкчеләр дә, яшьләр хәрәкәтләре дә ярдәм күрсәтә, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов.
Үзәк мәйданда халыкны контракт буенча хәрбиләргә ташламалар, социаль гарантияләр һәм түләүләр, хәрби хезмәткә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү буенча үзәк-палатка эшли.
Агротехникумның «Форпост» отряды студентлары автоматны билгеле бер вакытка сүтеп җыю буенча ярышларда катнашалар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.
Районның яшь армиячеләре ГТО нормаларын уңышлы тапшырдылар.
 

 

Автор: Таңсылу Минһаҗева.

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса