Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә укытучыларны зурладылар

Узган атнада районыбыз укытучылары һәм мәгариф ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан мәдәният йортында рәхәтләнеп күңел ачып, ял итеп бәйрәм тамашасы карадылар

 Мөгаллимнәребезне хөрмәтләү тантанасы шактый күтәренке шартларда, әлбәттә инде, бер үк вакытта истәлекле бүләкләүләр һәм хөрмәтләү чаралары белән башланып китте.
Биредә аларның барысын да бик урынлы һәм күпләрнең күңелләренә хуш килерлек итеп куллана белгәннәр. Гадәттәгечә, залдагыларны видеоэлемтә чарасы аша Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ике телдә тәбрикләде.
Аннан соң трибунага район башлыгы Радик Ислямов күтәрелде. Ул Рәсәй Президенты Владимир Путин фәрманы белән бу елның бик тә урынлы төстә укытучылар һәм остазлар елы итеп игълан ителүен әйтеп, мөгаллимнәребез өстенә бик зур җаваплылык йөкләнүен әйтте. 
– Бүген һәрберебез укый-яза белә, әмма, һәркем укытучы була алмый. Бу хезмәт гомер-гомергә иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе булды һәм бүген дә әле шулай булып кала, – дип ул залдагыларның һәркайсына тәбрикләүләрен җиткерде.
Котлаулардан соң укытучыларыбызны бүләкләүләр башланып китте. Сәхнәгә берәм-берәм мәртәбәле дәүләт бүләкләренә, министрлык, район хакимиятенең мактау кәгазьләренә лаек булган укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф хезмәткәрләре, абруйлы ветераннар чакырылды. Һәрбер төркем мөгаллимнәренә бүләкләр тапшырылгач алар хөрмәтенә берсеннән-берсе популяр һәм халкыбызның яраткан көйләреннән торган моңлы татар халык җырлары яңгырады. Алар арасында әледән-әле үз чыгышлары белән катнашып тамашачыларыбыз мәхәббәтен яуларга өлгергән сәләтле укытучылар һәм укучылар чыгышын барысы да алкышлап каршы алдылар. Бүләкләнүчеләр арасында бер гаиләдән икәүләшеп балаларга тирән белем һәм яхшы тәрбия биргән, иңнәрендә шактый бай хезмәт тәҗрибәсенә ия булган, инде күптәннән лаеклы ялга чыккан  мөгаллимнәребезнең дә читтә калмаулары аеруча уңышлы килеп чыкты. Аларның кайберләре икесенә үз гомерләренең 70-80 елын балаларга белем бирүгә сарыф итүләре аеруча нык дулкынландыра торган күренеш булды. Залда утыручы һәркемнең күңеленә сары май булып ятардай тәэсирле мизгелләр күп иде биредә. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Авторлар Луиза Ананҗева 1әм Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса