Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә «Татарстан кроссы - 2022» узды

17 сентябрь көнне «Яшьлек» Үзәк стадионында ГТО (Хезмәткә һәм оборонага әзер) нормаларын тапшыру кысаларында район мәктәпләре, оешмалары, предприятиеләре һәм авыл җирлекләре укучылары арасында «Татарстан кроссы - 2022» дигән спорт чарасы узды.

Кроссның тантаналы ачылышы Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина һәм спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Илназ Шакировның сәламләү сүзләре белән узды. Алар кросста катнашучыларга яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләделәр.
Тантаналы өлештән соң Елена Долгих спорт флешмобы үткәрде, ул кросста катнашучылар өчен әйбәт разминка  булды.
Көне буе стадионда спорт рухы хөкем сөрде, балалар үзләрен һәм ихтыяр көчләрен күрсәттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса