Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә өлкәннәргә карата игътибар зур

«Өлкән буын» проекты эшчәнлеге дәвам итә

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында, «Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту һәм системалы ярдәм күрсәтү программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру, өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү» буенча «Өлкән буын» региональ проекты тормышка ашырыла.

Өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүне яхшыртуга зур игътибар бирелә, моның өчен даими рәвештә кайгыртучанлык күрсәтү системасы кертелә. Стационар хезмәт күрсәтү формаларын яхшырту, өйдә тәрбияләүнең өстенлеге һәм туганнарча ярдәм күрсәтү - болар барысы да көндәлек гамәлләр.
Ел ярым элек Балык Бистәсендә яшәүче Александра Михайловна Кузнецова инсульт кичерә.  Уралда яшәүче кызының үтенече буенча аңа социаль хезмәт күрсәтелә башлый. Медицина һәм социаль хезмәткәрләрнең уртак графигы төзелә. 
Вакытында дәвалау һәм дөрес оештырылган кайгыртучанлык чаралары нәтиҗәсен бирә. Александра Михайловна акрынлап өй буйлап йөри, ризык әзерли, өйне җыештыра башлый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса