Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә мөһим сораулар каралды

Шушы көннәрдә район башлыгы Радик Ислямов, башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм аның инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дамир Ризаев белән берлектә бу елда район үзәгендә планлаштырылган эшләрнең барышы белән танышып йөрделәр.

 Танышу элеккеге унике ел элек төзелеп файдалануга бирелгән «Яшьлек» стадионыннан башланды. Эш башыннан ук кайбер хаталарга юл куелу  сәбәпле биредә төзексезлекләр күп тупланган. Стадион җитәкчелеге һәм төзүчеләр фикерен игътибар белән тыңлаганнан соң, ирексездән төзү-монтаж эшләре өчен республикабыз хөкүмәтеннән килергә тиешле 48 миллион сум акча җитәрме икән соң,  дигән уй туа. Биредә  башкарыласы эш мәйданы шактый күп күренә. Төзүчеләр, элек тәкъдим ителгән һәм бүгенгесе көнне әйтелгәннәрне истә тотып эшләргә ышандырдылар. Район җитәкчелеге дә аларга сыйфат һәрчак алгы планда булырга тиешлеген искәртте.
Бүгенгесе көнне әлеге стадион янәшәсендәге хәрби комиссариат бинасын төзекләндерү эшләрен дә уңышлы төстә башлап җибәргәннәр. Биредә төзекләндерү эшләре өчен 40 миллион сум акча каралган. Шуңа эш барышында сыйфатлы материаллар гына кулланырга кирәклеген ассызыкладылар җитәкчеләр. Чөнки бинага һәр елда агымдагы ремонт үткәреп булмый. 
Агротехникумда төзеклән- дерү эшләре милли проект кысаларында башкарыла. Биредә төзүчеләр алда торган олы эшләрне шактый югары темп белән башлап та җибәргәннәр. Әлеге уку йортының елдан-ел матур, заманча төс алуына күңел сөенә. Бу елдан башлап 48 ел элек төзелгән гараж һәм авыл хуҗалыгы машиналары төзелешен өйрәнү бүлмәләренә чират җиткән. Озак еллар дәвамында бу биналарга төзүчеләр кулы тимәгәнлектән кайбер урыннары нык таушалган. Бина эчендә идән иңгән урыннары да күзәтелә. Кыскасы, монда төзекләндерү һәм төзелеш эшләренең әле очы- кырые күренми. Ремонт эшенең гомуми суммасы  57 миллион сумга бәяләнә. Әле эш барышында кайбер үзгәрешләр кертелүе дә ихтимал. Район башлыгы, барысында игътибар белән карап чыккач, үзенең тәкъдимнәрен җиткерде.  Сүз уңаенда, техникум җитәкчесе дә башка районнарда күргәннәрен әйтеп, биредә эшләячәк укытучыларга һәм студентлар өчен уңайлырак булачагын күзаллап, кайбер төзәтмәләр кертергә рөхсәт бирүләрен сорады. Эш башында район җитәкчелегенең танышып йөрү гадәте бик кирәкле һәм файдалы гамәлләрнең берсе.
Районда елның-елында күп фатирлы йорт ишегалларын төзекләндерү буенча “Безнең ишек алды” дәүләт программасы уңышлы эшләвенә бүген бик күпләр үз сөенечләрен белдерәләр. Бу елда биш ишек алды тәртипкә китереләчәк. Аның берсендә кызу эш кайный. Биредә юллар, тротуарлар төзелә, йорт тирәләре төзекләндерелә, автомашиналар кую, балалар өчен уен мәйданчыклары булдырыла. Монда да төзүчеләр адресына тәкъдимнәр әйтелде.
Иң олы төзекләндерү эшләренең берсе, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның милли мәгариф учреждениеләрен яңартуга юнәлтелгән программасы нигезендә алып барылучы Балык Бистәсенең беренче номерлы гимназияседер мөгаен.  Биредә шактый олы мәйданны биләгән җиләк-җимеш бакчасының бер өлешен автомашиналарны вакытлыча кую мәйданчыгы итеп үзгәрткәннәр. Гимназия эчендә дә кызу эш кайный. Коридорлар, уку бүлмәләре төзекләндерелә. Биредә укулар дәвам иткәнлектән,  төзү-монтаж эшләрен мәктәпнең өченче катыннан башлаганнар. Шулай ук  уку йорты бинасының эче-тышы яңартыла, тулысынча тәрәзәләре алыштырыла, бинаның тышкы ягы җылытыла, түбәсен заманча итеп яба башлаганнар. Шуңа яңа уку елы башланганчы монда 150 миллион сумлык төзекләндерү эшләрен башкару күздә тотыла. Алда торган планнар шактый зурдан. Төзүчеләр барысына да сыешырга ышандыралар. 
Күргәнебезчә, бу елда да башкарып чыгасы эшләрнең иге-чиге күренми. Яхшы бит инде, биналар яңартылуы, күбесенең заманча төс алуы күпләрнең күңелендә киләчәгебез өчен якты хисләр уята.
                    
Идрис Аметов.
      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса