Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә Кыш бабай бүләкләр өләште

Район урамнары буйлап тылсымлы таягына таянган, шактый саллы капчыгын иңбашына салган, ак сакаллы Кыш бабай атлый.

 Ераклардан килсә дә йөз-кыяфәтендә арганлык сизелми. Ашыга ул. Әле аның бик күп нәниләр янына барасы, аларны Яңа ел белән котлап сөендерәсе бар.
“Игелекле Кыш бабай”... Әлеге исем белән быел тугызынчы кышын каршылый район халык театры режиссеры Илназ Габдрәшит улы Шакиров. Күңелендәге шәфкатьлелек белән балаларга шатлык өләшә. 
–Кыш бабай булып бәйрәмнәрдә чыгыш ясавыма 14 ел тулса, “Игелекле Кыш бабай” булып йөрүемә 8 ел булды инде. Бу образга гына керү түгел, минем чынбарлыгымны чагылдырган игелекле гамәлем дә, – ди ул.
Башлангыч чорларда хәйриячеләрдән килгән акчага бүләкләр алып берничә мәртәбә Корноуховодагы картлар йортына барган, анда тәрбияләнүче карт-карчыкларны чәй яны ризыклары белән сыйлаган Илназ. Хәзер дә әлеге изгелекне йөрәге кушуы буенча дәвам итә, шоколад, мандарин, төрле тәм-томнар алып урамда очраган балаларга өләшә, балалар бакчаларына, хастаханәдә дәваланучы сабыйлар янына кереп аларны куандыра, һәр җирдә бәйрәм рухы өсти.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Атор Фарваз Каюмова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса