Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә «Кайда сез, минем сыйныфташларым?» дип исемләнгән чара узды

Мәктәп чоры - һәр кеше тормышының, күңеленең бер өлеше.

 Менә икенче ел инде Кама яры буенда Балык Бистәсе мәктәпләрен төрле чорларда тәмамлаучыларның очрашуы оештырыла. Быел да ул "Сез кайда соң, минем сыйныфташларым?» дип исемләнгән чара булып үтте.
   Шулай туры килде, бу кичтә физкультурачылар көне дә билгеләп үтелде.Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина кайнар котлап, физик культура һәм спорт өлкәсендәге нәтиҗәле һәм намуслы хезмәтләре өчен «Дельфин» сәламәтләндерү комплексының, ДООПЦ, спорт мәктәбенең алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.  
  Очрашуда исә балачак һәм яшьлек хатирәләре белән бәйле мәктәп елларын искә алдылар. Балык Бистәсе мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында талантлы җырчылар күп. Алия Сабирова, Гөлия Кадыйрова, Владимир Банницын үзләренең искиткеч җырларын бүләк иттеләр. 1984 елда Балык Бистәсе мәктәбен тәмамлаган, «Камские звездочки» балалар үрнәк хореография коллективы җитәкчесе Әлфинур Шәвәлиева шул еллардагы чыгарылыш укучылары белән бергәләп сәхнәдә бию алымнарын кабатладылар, вальс әйләнделәр.
 1979 елда Балык Бистәсе мәктәбенә укытучы булып Эдуард Сәгыйрович Закиров килә. Күпме чыгарылыш укучыларына музыкаль белем биргән ул!  Очрашуда ул үзенең яраткан җырын башкарды. Наталья Чернова да мәктәп тормышыннан бик күп кызыклы вакыйгалар сөйләде.
   Бу кичне төрле еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары ярышларда һәм конкурсларда көч сынаштылар. Алар яңадан мәктәп елларына әйләнеп кайттылар, укытучыларын искә алдылар. Кичә бик матур үтте, күңелле җырлар җырланды, биюләр башкарылды. Һәркем, киләсе елда да очрашырга насыйп булсын, дигән теләктә калды.

 

Тансылу Мингазова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса