Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә юлларны кичләрен дә кардан арчыдылар

Көчле буранннар башланган көннәрдә күпләр кар «тоткынлыгыннан» ничек котылырга белмичә аптырап йөрделәр.

Беренчеләрдән булып район үзәгендә яшәүчеләргә коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре ярдәмгә килде. Алар атна башыннан ук иртәнге сәгатьләрдән район үзәгенең йөздән артык урамнарына кереп җирле халыкны кар «тоткынлыгыннан» коткару эшенә керештеләр. Әлбәттә, район җитәкчелеге вәкилләре һәм Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов та беренче чиратта үзе башлап йөрде. Чөнки районда  бүген көндәлек тормышыбызда әһәмиятле урыннарны аннан да яхшы белүче юк. Гадәттәгечә, беренче чиратта әнә  шундый объектлар кардан арындырылды. Район үзәгендә тракторларның эшчәнлеге белән танышып йөргәндә коммуналь хуҗалык җитәкчесе Альберт Мифтахов безгә район башлыгы кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә республикабыз башкаласыннан берничә махсус яңа техника кайтарулары хакында үз сөенечләре белән уртаклашты. Әлбәттә, мондый заманча катлаулы һәм кыйммәтле техниканы очраклы кешегә биреп булмый. Шуңа аны биредә үз хезмәтенә һәрвакыт җитди караган һәм үзенә йөкләнгәнне пөхтә итеп башкарырга гадәтләнгән механизатор Иван Романовка тапшыралар. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса