Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы булды.

Узган атнада юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы булды.

 
ЮХИДИ башлыгы Илназ Шиһапов 2022 елның 8 аенда район юлларындагы хәлләр белән таныштырды. Белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә укучылар өчен юл йөрү кагыйдәләре турында аңлатма биреп сыйныф сәгатьләре үткәрү кирәклеге турында искәртте. Аннары, фаҗигале очрак турында сөйләштеләр. Фаҗигале очрак 12 августта Кече Әшнәк авылында булган. 2007 елда туган яшь егет, транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган килеш, торак пунктта мотоциклда хәрәкәт иткән һәм тукталган автомобильгә бәрелгән. 
Татарстан Республикасында юлларда һәлакәтләр булу мәсьәләсенә Татарстан Республикасы җитәкчелеге дәрәҗәсендә зур игътибар бирелә. ЮХИДИ идарәсе анализы нигезендә, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр саны арту күзәтелә, күпчелек очракта транспорт чараларын йөртүчеләр һәм пассажирлар куркынычсызлык каешын эләктермәү белән бәйле. Районда узган елның шушы чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләренең 14тән 26 тапкырга артуы күзәтелә, зыян күрүчеләрнең саны 2 тапкырга артып китә, кызганычка каршы 4 һәлак булучылар очрагы бар. Кече Әшнәк авылында булган егет хастаханәдә алган җәрәхәтләрдән вафат булды. Без һәлак булган кешенең туганнарның һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Егетнең үлеме факты буенча комиссия рәисе Р.Исланов Балык Бистәсе районы эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге башлыгы И. Шиһапов белән берлектә һәлакәт булган урынга бардылар. Яшь кешенең үлеменә китергән сәбәпләр буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзаларына, шулай ук авыл җирлеге башлыгына Кече Әшнәк авылында Кызыл Армия урамында өстәмә яктырту урнаштыру эшен оештырырга йөкләмәләр бирелде.
Шулай ук Кече Әшнәк авылында Кызыл Армия урамында тизлек режимын чикләүче билгеләр куюны башкарырга,    авыл җирлекләре башлыкларының барысына да балалар юл-травматизм мәсьәләсе буенча фикер алышу өчен гражданнар җыеннары оештырырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, җәяүлеләр тарафыннан тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны чагылдыручы элементлар булган кием белән  йөрү мәҗбүри. 
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактын ачыклауда ярдәм итүегезне сорыйбыз! Хәбәр итү өчен телеграм каналга  күчү QR-кодлар муниципаль транспорт чараларына ябыштырылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса