Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә җитезләр бәйгесе узды

16 сентябрь көнне «Яшьлек» стадионында мәктәп укучылары, оешма, предприятие, авыл җирлекләре хезмәткәрләре, пенсионерлар һәм барлык теләүчеләр арасында «Татарстан кроссы – 2023» массакүләм ярышлары узды.

Чара Ольга Куприянова җитәкчелегендәге чир-спорт төркеме кызлары чыгышы белән башланды.   
Ярышта катнашучыларны Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов сәламләде.
- Ел саен әлеге спорт төре популярлаша бара, ул җиңел атлетика юнәлешендәге спорт сөючеләрне якынайта. Сез барыгыз да җиңүчеләр, чөнки спорт белән дус һәм бүгенге ярышларда катнашасыз. Сезгә нык сәламәтлек телим һәм бу спорт чарасыннан бары тик уңай эмоцияләр генә калсын, - диде ул.
   Район яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илназ Шакиров ярышларны үткәрү кагыйдәләре һәм тәртибе белән таныштырды.
Ярышлар 7 яшьтән 9 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар, 10 яшьтән 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр; 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар; 19 яшьтән 25 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар; 26 яшьтән 34 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар; 35 яшьтән 44 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар; 45 яшьтән 55 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар; 56 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар төрле яшь категорияләре буенча, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым узды.
«Татарстан кроссы - 2023” кысаларында 2023 елда Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» ВФСК җәйге фестиваленең муниципаль этабы үтте. ВФСК нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырылды, анда теләгән һәркем «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы тестларын башкарды.
Җиңүчеләр һәм призерлар үз яшь категорияләрендә дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасында укый аласыз.

Автор Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса