Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә исерек килеш бер машина йөртүче тоткарланды

2025 елның 1 августыннан 3 августына кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау буенча рейд чаралары үткәрделәр.

Барлыгы исерек килеш бер машина йөртүче тоткарланды. 
3 нче август көнне якынча 20 сәгать 30 минутта Яңа Арыш авылының Совет урамында квадроцикл туктатылды. Аның белән Яңа Арыш авылында яшәүче, 1959 елда туган ир-атның исерек хәлдә идарә итүе билгеле булды. Машина йөртүчегә РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән (1,5 елдан алып 2 елга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 45 000 сум күләмендә административ штраф салуга китерә).
Әгәр дә сез исерек хәлдә кешенең руль артына утырырга яки хәрәкәт итә башларга ниятләвенә шаһит булсагыз, кичекмәстән Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең дежур частена 8(84361) 2-21-02 яки 112 телефоны аша шалтыратуыгыз сорала. Шулай ук  «Госавтоинспекция Рыбно-Слободского района» каналы аша хәбәр итәргә мөмкин.

Бу очракта хәбәр бирүче аноним булып кала. Канал администраторлары ярдәмендә мәгълүматны (хокук бозуларның фотосын яки видеосын) ЮХИДИ хезмәткәрләренә  тапшырырга мөмкин.

 

Илназ Шиһапов,
Дәүләт автоинспекциясе начальнигы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса