Балык Бистәсендә яшәүче ханымны суд яклап чыккан
Балык Бистәсе районында яшәүче хатын-кыз агымдагы елның февраль аенда өч миллион сумнан артык суммага автокредитлау килешүе төзегән.
Шул ук көнне ул «Юлларда ярдәм итү сервис программасында» катнашу өчен консультация һәм мәгълүмат хезмәтләре күрсәтүче компания белән килешү төзегән. Аның бәясе 200000 сум тәшкил итә. Берничә көннән ул килешүдән баш тарту һәм түләнгән сумманы кире кайтару турында гариза җибәрә, әмма җавап бирүче акчаларны кире кайтарудан баш тарта.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Лаеш территориаль бүлеге суд тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау эше буенча нәтиҗә ясау өчен җәлеп ителде.
Территориаль бүлек кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законның 32 статьясы нигезендә, кулланучы, әлеге килешү буенча йөкләмәләрне үтәүгә бәйле чыгымнарны башкаручыга түләү шарты белән, теләсә кайсы вакытта хезмәт күрсәтү турындагы килешүне үтәүдән баш тартырга хокуклы, дип күрсәтелгән. Әлеге хатын-кыз түләүле хезмәтләр күрсәтү килешүен үтәүдән баш тартырга хокуклы, бу очракта башкаручының килешү буенча йөкләмәләрне үтәү белән бәйле чыгымнары гына кире кайтарылырга тиеш. Кулланучы өчен түләүле хезмәт күрсәтү килешүе буенча йөкләмәләрне үтәүдән берьяклы баш тартуның башка нәтиҗәләре закон белән каралмаган, шулай ук кулланучының килешүне үтәүдән баш тартуы өчен башка вакыт та каралмаган. Заказчы килешүдән баш тарткан очракта физик зат килешү туктатылганчы түләүне кире кайтару турында гариза белән мөрәҗәгать итә ала.
Суд дәүләт органы фикерен исәпкә алды. Суд карары белән кулланучы файдасына 304500 сум акча түләтелгән, шуларның 3000 сум - мораль зыянны компенсацияләү, 101500 сум - кулланучы таләпләрен ирекле тәртиптә үтәмәгән өчен штраф.
Г. Сафина,
Лаеш территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа