Балык Бистәсендә яшәүче Ситдыйковлар гаиләсен Сабантуй бәйрәмендә зурладылар
Олы тормыш юлын бергә үткән өлкәннәребезнең гаилә бәйрәме Сабантуйга туры килүе бик сирәк кешеләргә генә эләгә.
Балык Бистәсендә яшәүче Ситдыйковлар гомер буена хезмәттәге кебек шәхси тормышларында да тыйнак кына гомер кичерделәр. Күпләр кебек алар да гади генә татар (Чаллыбаш) авылында ишле гаиләдә туып үскәннәр. Икесе дә тормышта әти-әниләре үрнәгендә бер дигән хезмәт тәрбиясе алып, мәктәптә 8 нче сыйныфны тәмамлагач үз хезмәт юлларын башлап җибәргәннәр. Тик, әти-әниләре дәрәҗәсенә ышыкланып алар югарыга омтылмаганнар, җиңел хезмәткә дә тартылмаганнар. Фоатның әтисе Харис абзый үз вакытында бригадирдан колхоз рәисе булып күтәрелеп дәрәҗәле җитәкче булса да, тормышның ачысын күп татыганлыктан, улын махсус яисә югары уку йортына кертмичә, Корноухово техник училищесына озата. Күпләр кебек егет анда бер дигән механизатор белгечлеге алган. Ә булачак тормыш иптәше Наилә әнисе Кәримә апа төсле оста терлекче булып җитешкән. Бәлки әле аны да уздыргандыр. Чөнки, 18 яше тулганда инде аның фотосүрәтен совхозның мул савым остасы буларак мактау тактасына куйганнар.
Хәрби хезмәтен тәмамлап туган авылында төпләнгән Фоат та оста механизатор булып танылган. Ә ул елларда яшьләргә кулыңдагы документка карап түгел, ничек эшләүен күреп бәя биргәннәр. Яңа гына үз тормышларын корып яшәгән парларны Олы Кульга авылының дәрәҗәле колхоз җитәкчесе Власов бер дә тикмәгә генә аларны үзләренә эшкә чакырмагандыр. Шулай итеп яңа урында җиде ел тырышып хезмәт куйгач, аларга тагын яңа урынга күченергә туры килә. Бу юлы алар район күләмендә абруйлы Илья Иванов белән элеккеге район башлыгы Василий Корнеевтан чакыру алгач, каршы килергә уңайсызланалар. Ә ул елларда район үзәгендә чыннан да олы төзелешләрнең гөрләп торган чоры була. Шулай итеп Фоатка иң элек «Сельхозтехника» аннан соң «Сельхозхимия» берләшмәләрен торгызып, сафка бастыру эшендә катнашырга туры килә, күп вакытын ул ерак рейсларда үткәрә. Ә җитәкчеләребез эш кешесенә кадер-хөрмәт күрсәтеп куйган тырышлыкларына бәяне гадел бирәләр. Ул бер вакытта да үзе өчен ни дә булса сорап җитәкчеләрне аптыратып йөрми. Барысы да көтмәгәндә үзеннән-үзе килеп чыга. Ерак рейслардан күп газаплар кичеп район үзәгендә төзелгән яңа балалар бакчасына җиһазлар алып кайтып, аларны үзе үк бушатып, урнаштырып йөргәндә элек күрмәгән, белмәгән җитәкчеләре аннан хатыны Наиләне үзләренә эшкә чакыра. Шулай итеп ул анда 33 ел тырыш хезмәт куя.
Ә менә 1980 нче еллар башында үзенә җиңел машина алырга чиратка язуларын сорап районның элеккеге башлыгы Корнеевка гариза керткәч, ул аның исем-фамилиясен күреп аңа чиратсыз яңа “Жигули” алырга булышып сөендерә. Бигрәк тә, “Сельхозхимия” берләшмәсен торгызганда аның беренче җитәкчесе Яковлев белән аларга кирәкле төзелеш материалларын һәм яңа техникалар кайтару нияте белән күп вакытларын бергә юлда үткәрергә туры килә. Менә шулай ял-бәйрәмнәрне белмичә һәм ерак юллардан кайтып кермичә диярлек эшләгәнлектән аның бик нык биле авырта башлый. Менә шунда да җитәкчеләр аның сәламәтлеге какшавын белеп алып, аны гөрләп эшләгән кирпеч заводына склад мөдире итеп күчерәләр. Аннан соң ул биредә 7 ел мастер хезмәтен башкарып лаеклы ялга чыга.
Менә шундый тынгысыз хезмәттә алар үзләре төсле үк бер дигән тырыш, эш сөючән кыз белән малай тәрбияләп үстерәләр. Фәридә белән Фәритнең әти-әнисе төсле үз эшләрен җиренә җиткереп башкарулары хакында озак сөйләп тормыйча икесенең дә үз хезмәтләре буенча кандидатлык диссертациясен яклауларын әйтү генә дә җитәр, мөгаен. Алар барлык гаиләләре белән ямьле Сабантуй көнне үзләренең 55 ел тигез тормышта яшәүләрен билгеләп үттеләр.
Идрис Амитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia