Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә якташыбыз Олег Фазылҗанов булып китте

Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә һәр атнада «Аксакаллар шурасы»ның утырышлары уздырыла. Шура җитәкчесе Вазыйх Фатыйхов һәр утырышта затлы, зәвыклы, сокландыргыч шәхесләрне чакырып, очрашулар үткәрә.

Чираттагы кунагыбыз – Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, якташыбыз Фазылҗанов Олег Фарук улы белән очрашу кичәсе иде.

         Чарада район китапханәсе вәкилләре, аксакаллар, китапханәчеләр  катнашты. Очрашу барышында кунагыбыз үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләп куандырды. Һәр әйткән сүзен бик игьтибар белән тыңлап утырдык. Яңа гына Халык артисты исеме бирелүе дә артист өчен генә түгел, якташлары өчен дә зур горурлык хисе уятты. Бик күп авырлыклар күреп тә, үз көче белән  нинди олы шәхес булып җитешкән бит ул! Сокланмый мөмкин түгел аңа!

         – Миңа алты яшь булганда, әти гаиләдән китте. Аны күрше авылга озата барганымны әле дә хәтерлим. Аерылышкач та яныбызга килеп йөрде. Ул килгәндә, мин никтер кача идем, кызу канлы кеше иде ул. Мине үзе белән алып китәр кебек иде. Бездән киткәч, күрше авылда яңа гаиләсе белән яшәде. Бүгенге көндә минем сеңелләрем (әтинең балалары) Кариев театрында эшли, – дип уртаклашты Олег әфәнде.

         Әнисе дә – гомер юлында бик күпне күргән кеше. Яшьтән сеңлесе калдырып киткән малайны тәрбияли, аның өстенә  авыру апасын да карарга өлгерә. Олег та “укып бетергәч, Казанга китәм” дип борчуга сала. Әнисе Олегның шәһәргә китүен бик хуплап  бетерми, үзе янында калдыру теләге көчле була: «Бөтенесе авылда кала, сиңа гына җитми инде», – дип елый башлады», – дип сөйләде кунагыбыз.

         Минем дә бөтен теләгем – «лишь бы авылда калмаска!» Ул вакытта тракторда эшләгән бер туганы әнисенә: «Бөтенебезгә дә авылда майга батып йөрергә димәгән бит!» – дип, Олегны җибәрергә куша. 15 яшендә, кулына күршеләрнең бер туганының адресы язылган кәгазь кисәге тоткан килеш, берүзе Казанга китеп бара. Үзенә ышанып, театр училищесына укырга керергә дип, Казанга имтихан тапшырырга килә:

         – Имтиханга килдем дә исерекләр турында юмористик шигырь сөйләдем. Шунда Марсель Сәлимҗановның “бу малайны алабыз” дигәнен ишетеп калдым. Ә сәхнә теле осталыгы буенча дәрес бирүче Асия апа Хәйруллина:

         – Бик бәләкәй бит әле ул, Марсель. Анасының итәге астыннан да чыкмаган. Унынчыны бетергәч килер, – диде.

         Мин аңа борылдым да:

         – Син үзең бәләкәй, – дидем.

         – Ул, чыннан да, кечкенә буйлы иде. Бик тиктормас, шаян идем мин, –ди. Театр училищесының ярты курсыннан ук Камал театрында уйный башлый ул.

 

Автор Рәзилә Мөхәммәтрәхимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса