Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә гөрли Сабантуе

Балык Бистәсенең сәнгать, иҗат ягыннан иң талантлы төбәкләрнең берсе булуы Сабантуйларында янәдән бер кат ачыла.

Үзәк мәйдандагы сәхнә бүген әнә шул талантлылар иркенә бирелде. Биредә Балык Бистәсен республика күләмендә таныткан җырчыларыбыз, районыбызның сәнгать осталары, гармунчылар чыгыш ясады.

Мәйданнан бер читтә үзешчәннәр өчен тагын бер сәхнә оештырылган.

Җыр-моңга булган сәләтен күрсәтергә, бәйрәмдә биеп-җырлап күңел ачарга теләүчеләр өчен иде ул. Шуңа да үзешчәннәр сәхнәсе бушап тормады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса