Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балык Бистәсендә Денис Лисов белән хушлаштылар

Шушы көннәрдә генә райондашларыбыз Украинада махсус хәрби операциядә катнашып батырларча һәлакь булган гвардия полковнигы Денис Николаевич Лисов белән хушлаштылар.

Район мәдәният йорты сәхнәсенә урнаштырылган аның табуты тирәсе бик күп чәчәкләргә, венокларга күмелгән иде. Ә мәдәният йорты залында бергенә дә буш урыннар юк. Хушлашу тантанасын: -Балык Бистәсенең батыр улы бүгенге буын вәкиләренең генә түгел, яшьләребез күңелендә дә озак сакланыр, аның батырлыклары хакында без берваккытта да онытмабыз,-дигән сүзләр белән Муницепаль  район башлыгы Радик Ислямов ачып җибәрде. Шуннан соң сәхнәгә берәм- берәм Татарстан Республикасы хөкүмәте, Республикабыз хәрби комиссариаты, Балык Бистәсе егете җитәкләгән полк вәкилләре һәм аның курсташы, сыйныфташлары чыгыш ясадылар. Алар бар да аның тиңдәшсез батырлыкларын  тәсфирлап сөйләделәр. Аның белән булган якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Илебезнең батыр улына олы хөрмәт күрсәтеп, аны югары дәрәҗәдә соңгы юлга озатырга бик күп хәрбиләр кайтты
 Идрис. Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса