Балык Бистәсендә читтә хәрби бурычларын үтәүче хәрбиләрне искә алу көне
Август аеның ягымлы җиле нәфис тәрәзә пәрдәсен җилфердәтә.
Иркен бүлмәдә кершәндәй яулык бөркәнгән ана тәсбихен тартып намазлык өстендә утыра. Ул әле яз аенда гына армия сафларына алынган, төпчек баласы – улына исәнлек теләп дога кыла, ходайдан баласының исән-сау әйләнеп кайтуын сорый.
Ана намазын тәмамлады да ачык тәрәзә каршына килеп басты. Җылы җил аның битен иркәләде, өлгергән арыш, алма исләрен алып килде. Ана уйга чумды, уйлары аны улының балачак елларына алып китте...Әле генә сабый иде бит газизе... Хәзер кайларда йөри икән балакае?
Дөньяның бүтән почмагында кыя-ташлар белән капланган биек таулар, агач, куаклар да үсми торган, яргаланып беткән кысыр җирдә сугыш уты иртә- кич тынмый.
Кандагар... Кырыс табигатьле чит җирләр. Әллә рәхимсез кыздырган кояш, әллә бертуктаусыз яуган ядрә яңгыры анда-санда үскән яшеллекне дә яндырып көйдергән. Ялан тауларда җил тынмый. Ул да усалланган, кыя ярыкларына яшеренергә теләп, ачуыннан зәһәр ысылдый. Анда-санда очкан пулялар, кемнең җанын кыярга белмичә, җәһәннәмнән чираттагы корбанын эзли. Алар артыннан җил дә иярә. Буш далалар буйлап үлем исе таратып йөри. Кешедән калган кышлакларга кереп, хуҗалар ашыгычлык белән калдырган әйберләрне йолкый, туздыра. Аннары, юашланып, елый- елый җиргә ятып тынып кала. Ягымлы җил булып, кемгә дә булса, яхшылык эшлисе килә аның.
Районыбызның Олы Елга авылы егете Рәшит Шамил улы Солтанов 1984 елның апрель аенда армия сафларына алына. Әфганстанга барачагын белгәч тә борчылмый.Анда совет солдатлары илгә ярдәм итәргә: йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзергә баралар. Романтикага бай егет чак – ил алдындагы интернациональ бурычны үтисе бар. Рәшитне БТРлар белән хәрби объектларга ягулык илтүче автомашина колоннасын озатып йөрүче частька билгелиләр.
Дәвамын газета битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia