Балык Бистәсендә Чик буе сакчылары көне үтте
28 май - Чик буе гаскәрләре көне. Шул уңайдан Балык Бистәсе Үзәк мәйданында бүген тантаналы митинг булып узды.
Митингта район башлыгы Радик Ислямов, район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, оешма-учреждение җитәкчеләре, “Яшьармиячеләр”, “Форпост” егетләре һәм кызлары, балыкбистәлеләр катнашты.
Россия һәм Татарстан гимннарыннан соң Радик Ислямов чик буе сакчыларын, ветераннарын тәбрикләде, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп хәрби бурычын намус белән үтәгән бер төркем ветераннарга Рәхмәт хатын тапшырды, елларыбыз имин, чикләребез һәрчак тыныч булсын, дигән изге теләкләрен җиткерде.
Район чик буе сакчылары берлеге рәисе Раил Пулатов та үз чыгышында илебез чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үтәгән, бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручыларга карата рәхмәт сүзләрен җиткерде. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган егетләр бер минут тынлык белән искә алынды.
Тантана Мәңгелек ут янәшәсенә, Батырлар аллеясына гирлянда һәм чәчәкләр кую белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа