Балык Бистәсендә Чернобыль фаҗигасенә багышланган чара узды
Чернобыль атом электростанциясендә фаҗига килеп чыгуына 26 апрельдә 40 ел була.
Бу уңайдан район мәдәният йортына әлеге фаҗига китереп чыгарган һәлакәтне туктатуда катнашучы райондашларыбыз җыелган иде.
Аларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов сәламләде. «Сезнең күрсәткән батырлыгыгыз тиңдәшсез. Без сезнең алдында бурычлыбыз. Сезгә алдагы тормышыгызда ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык теләп калам», – диде ул тәбрикләү сүзендә.
Аннан ул катнашучыларга район башлыгының Рәхмәт хатлары, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе һәм район башлыгы исеменнән әзерләнгән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Чернобыльчелар өчен район мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан концерт программасы да күрсәтелде. Чараны оештыруда район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре зур хезмәт куйганнар.
Очрашу җылы, дустанә мөгамәлә шартларында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев