Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә беренче туу теркәлде

Бала туу - бөтен гаилә өчен зур бәхет. Балык Бистәсе районы Балык Бистәсе поселогында яшәүче, Алмаз Рәис улы һәм Гөлинә Мәксүт кызы гаиләсендә, кыз бала дөньяга килә. Амелина 2024 елның 01 гыйнварында туган.

 Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле ата-аналарны тормышта шундый мөһим вакыйга белән котладылар. ЗАГС бүлеге башлыгы баланың тууы турындагы беренче документны тапшырды һәм барысына да нык сәламәтлек, ата - аналарга-балаларны тәрбияләүдә зирәклек һәм сабырлык, ә Россия Федерациясенең яңа гражданкасына ачык юллар теләде!

   Без 2024 елның яңа очрашулар, яхшы хәбәрләр һәм якты уңышлар белән тулы булуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса