Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә баш табиб Илназ Әхмәдиев белән очрашу узды

Ветераннарның (пенсионерларның) аралашу бүлмәсендә районның баш табибы Илназ Минемулла улы Әхмәдиев белән очрашу булды.

Очрашу барышында халыкка медицина хезмәте күрсәтү, район хастаханәсенең кирәкле җиһазлар белән тәэмин итеше һәм кадрлар мәсьәләләре  күтәрелде. Шулай ук район хастаханәсе өчен махсус кадрлар хәзерләү, укыту мәсьәләсе дә күтәрелде.
Илназ Минемулла улы Әхмәдиев моңа кадәр күрше Алексеевск районында эшләгән. Тумышы белән  Кукмара ягыннан. Казан медицина институтын тәмамлаган.   Районның баш табибы вазифасында   яңа җитәкче. Бүгенге көндә халыкка медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә килеп туган проблемаларны өйрәнү, җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшләү белән мәшгуль.
Эшен  халык белән   очрашудан, алар фикерен тыңлаудан, районның медицина өлкәсендә килеп туган уңайсызлыкларны өйрәнүдән башлап җибәргән. Үзе әйтүенчә, төп максаты- район халкының гомерен озынайтуга ирешү. Моның өчен әлеге  проблемаларны якыннан белергә һәм ашыгыч хәл итәргә кирәк.
“Инсульт яки инфаркт куркынычы туган очракта вакытны әрәм итмичә ашыгыч ярдәм машинасы чакыртыгыз! Андый авыруларны Казанга РКБ га озатабыз,”- дип киңәш итте. Аның кешелеклелек белән сугарылган бу тәкъдиме очрашуга килгән өлкәннәр арасында бер кавым көчле җанлану тудырды. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче 30-40 минут көтәргә туры килүен әйтергә ашыктылар. Әлбәттә, баш табиб өчен бу да яңалык түгел иде. “Ашыгыч ярдәм машиналары авыру янына чыгып киткән очракта авылларда хезмәт күрсәтүче медицина хезмәткәренә хәбәр бирәбез. Беренче ярдәмне алар күрсәтә. Кирәк булса ашыгыч ярдәмне дә алар чакырта”,– диде ул.
Хастаханәгә беренче адым өс киемен тапшырудан башлана.  Кием алучы синнән: “Хәлең ничек яки кайсы табибка барасың? - дип түгел, (бигрәк тә язгы-көзге пычраклар вакытында) - алмаш аяк киемең яки бахилың бармы?”, – дип сорый. Булмаса, тиз генә бахил сатып алырга йөгерәсең. (Аптека күрше бинада гына). Аңлыйсың, хастаханә җыештыручыларының   хезмәтен хөрмәт итәргә кирәк... 
Бахилыңны киеп, билгеләнгән вакытка табибка керәм дип, кабинет ишеге төбенә килсәң, анда су буе чират. Вакытыннан алдан килүчеләр дә, соңга калып калучылар да, үз вакытында табибка керү сәгате җиткәннәр дә бер чиратка  тезелгән. (Баксаң, тәртипне үзебез үк бозабыз икән). Билгеләнгән вакытың узып китсә дә, сабыр гына  көтәсең.  Шул арада, йә бер санитарка, йә бер табиб кемне дә булса җитәкләп, чиратсыз гына кабинетка кереп китә. Вакыт чиксезлеккә таба тәгәри. Болай да чамалы гына булган хәлең бөтенләй мөшкелләнә. Нишләргә? Үзең дә тиз генә табибка эләгү юлын эзли башлыйсың...
Илназ Минемуллович бу мәсьәләне дә хәл итәргә алынган. “Моннан соң табиблар талоннарда билгеләнгән вакытта гына кабул итәчәкләр”,- диде ул.        
“Табибка талон булмаган очракта нишләргә?”.
“Махсус билгеләнгән башка табиб талонсыз гына кабул итәчәк”,- дип җавап бирде.   
Аралашу барышында күп төрле сораулар да туды: 
–диспансеризация һәм медосмотрлар вакытында кан анализлары бирергә зур чиратлар җыела;
–МРТ булдырырга кирәк;
– теш табибына керү өчен әллә никадәр тикшерү узасы (шәхси стоматология табибларыннан   үрнәк алсыннар иде); 
–бала тудыру бүлеге юк; 
– бала тудыру бүлеге  ябылгач, ул бинага балалар стационарын күчерергә мөмкин иде, эшләнмәде. Хәзер неврология авырулары балалар ята торган бүлек аша үтеп йөриләр; 
–ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен элек булган   беренчел ярдәм күрсәтү препаратлары   җитешми; 
–инвалидлар түләүсез даруларны алу өчен    чират көтәләр;
– авыруларны квалификация күтәрү   курсларында  укып белемен арттырган санитар табиблар кабул итә; (Ул онколог та, хирург та, терапевт та булырга мөмкин).
–биш ел инде даими эшли торган күз табибы күргән юк; 
–кардиолог, онколог, фтизиатр, даими эшли орган ЛОР табибы кирәк...
 Болар барысы да көн кадагындагы мәсьәләләр.   Хастаханәне табиблар белән тулыландыру проблемасы  ашыгыч рәвештә хәл итүне сорый. 
Штаттагы табибларның өчесе декрет ялында.   Район махсус (целевиклар) укыта торган табиблар да районга кайтып  эшләргә атлыгып тормыйлар. Чөнки яшәү шартлары булган урыннарны эзлиләр.
“Моннан соң махсус укытылган белгечләрнең районга кайтып эшләве мәҗбүри булачак. Торак мәсьәләсен дә хәл итәргә тырышачакбыз”,– дип ышандырды баш табиб. 
“Быел 6 кешенең махсус юлламасына кул куйдым. Әмма квота бирүне  район түгел, сәламәтлек саклау министрлыгы хәл итә”,- диде ул. 
Өлкәннәрне борчыган тагын бер проблема, хастаханәдә ятып дәваланганда, гап-гади физраствордан башлап, кирәкле даруларны  үзеңә сатып алырга туры килә. Гәрчә түләүсез медицинага хокукыбыз булса да. Тагын шунысы борчый, шул ук физраствор, система чыбыклары кем өчендер бар бит... 
“Исемлектә булмаган,  әмма дәвалану өчен файдалырак саналган медикаментларны авыруның үзенә сатып алырга тәкъдим итү очрагы булырга мөмкин. Хастаханәдә булганы белән дәваланамы, үзе теләгәнне сатып аламы, анысын пациент хәл итә. Әмма авыруларга төрле карашта булу  дәвалаучы табибның намусына бәйле. Моңа юл куярга ярамый”,–диде баш табиб.
Бүгенге көндә   бер генә проблеманы да күз уңыннан ычкындырмаска тырыша Илназ Әхмәдиев. Әмма барлык җитешсезлекләрне дә  бер селтәнүдә хәл итү мөмкин түгел шул.
Аралашу әнә шундый эшлекле, булган мәсьәләләрне  уртага салып сөйләшү шартларында узды. Баш табибның  һәр проблемадан хәбәрдар булуы, өлкәннәрнең барлык сорауларына җавап бирергә омтылуы, кайгыртучан карашы күңелдә беркадәр өмет уятты.  Аның: “Эшемдә төп максатым – район халкының гомерен озынайтуга ирешү”, – дигән теләгенә  без дә, районыбызның калган барлык медицина  вәкилләре дә  теләктәшлек күрсәтсәк иде. 
Бу очрашуны оештырган район ветераннар советы җитәкчесе Рафаэль Шәвәлиевка мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Өмет» халык фольклор ансамбле, «Калинушка» хор, «Дельфин»га йөреп сәламәтлекләрен ныгытучы «Сәламәт бул!» клубы коллективы исеменнән зур рәхмәт белдерәбез.

 

Автор Рәсимә Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса