Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә балалар өчен “Татар малае, Татар кызчыгы-2024” муниципаль бәйгесе узды

Узган атна ахырында Балык Бистәсе мәдәният йортында район җитәкчелеге Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе иҗтимагый оешмасы, район мәдәният, мәгариф бүлекләре белән берлектә 6-7 яшьлек балалар өчен “Татар малае, Татар кызчыгы-2024” муниципаль бәйгесен уздырды. Анда районыбызның 9 балалар бакчасыннан 13 бала катнашты.

 Бәйгедә “Татарлар: гамәл стратегиясе”н үтәү максатыннан, балаларда телне, татар халкының мәдәни кыйммәтен, милли үзаңны үстерү; татар балалары арасында сәләтле балаларны барлау, балалар бакчасы, мәктәп һәм гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту бурычлары куелды. 
Бәйгенең беренче өлешендә конкурста катнашучылар үзләре белән таныштырдылар. Икенче өлешендә үзләренең теләктәш төркемнәре ярдәмендә татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләре күренешләрен тәкъдим иттеләр. 
Балаларның тырышып әзерләнгәнлекләре беренче караштан ук күзгә ташланды. Татар телендә иркен сөйләшүләре, зәвыклы милли киемнәрдә чыгыш ясаулары жюри һәм залда утыручы тамашачылар карашыннан читтә калмады әлбәттә. Жюри катнашучыларның сөйләм теленә игътибар итте, җыр, шигырь, биюләрне башкару осталыгын, бер-берсе белән аралашучанлыгын бәяләде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса