Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә » Автобабай - 2022» узды

Балык Бистәсе ДОСААФ территориясендә Балык Бистәсе районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесы белән берлектә өлкәннәр көненә багышланган машина йөртү осталыгы буенча район конкурсы үткәрелде.

Конкурс шартлары буенча сынаулар ике этапта узды. Беренчесендә катнашучылар билгеле бер вакыт эчендә юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр, икенчесендә автомәктәп автодромында махсус күнегүләр ясадылар.
Ике этап нәтиҗәләре буенча беренче урынны Саубан Гомәр улы Шәрәфиев алды. Ул Балык Бистәсе районын Казан шәһәренең зона этабында тәкъдим итәчәк.
Соңыннан призлы урыннарны алган катнашучыларга Кубоклар, Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Ильназ Шиһапов,
 ЮХИДИ бүлеге начальнигы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса