Балык Бистәсендә әтиләр берлегенең беренче зона конференциясе узды.
Күптән түгел Балык Бистәсе районы мәдәният йортында әтиләр берлегенең беренче зона конференциясе узды.
Ул әтиләрнең гаиләдә бала тәрбияләүдә тоткан роленә багышланган. Очрашуга Татарстан Республикасының күршедәге ун районыннан Әтиләр советы әгъзалары килде. Сәламләү сүзе белән Балык Бистәсе мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина чыгыш ясадылар. Кунакларга һәм чарада катнашучыларга мөрәҗәгатендә алар файдалы эш һәм яхшы кәеф теләделәр. Конференциянең төп кунагы – Татарстан Республикасы "Әтиләр берлеге" рәисе Адель Заһретдинов булды, ул чарада катнашучыларны сәламләде һәм башкарган эшләре өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде һәм берничә актуаль сорауга җавап бирде.
Без берлек эшчәнлеге турында аның рәисе Адель Заһретдинов белән әңгәмә кордык.
– Адель Линнарович, тулаем алганда үз эшчәнлегегез һәм хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләгез әле?
– Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Әтиләр берлеге Россиядә иң зур ата-аналар берләшмәләренең берсе, хәзер республиканың һәр районында җитәкчеләр бар, бүген без сезгә кунакка гына түгел, ә якындагы ун районнан Әтиләр советы һәм районнарның ата-аналар комитеты җитәкчеләре белән килдек.
–Әтиләр берлеге алдында торган төп бурыч нидән гыйбарәт?
– Безнең максатыбыз – балалар турында кайгырту, иң мөһиме – әтиләр балалары белән шөгыльләнергә күбрәк вакыт бирсәләр иде. Моның өчен безнең күп юнәлешләр бар, мәсәлән, физик мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү, шулай ук без күп балалы гаиләләр, тәрбиягә бала алган гаиләләр белән дә эшлибез. Хәзерге вакытта мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән элемтә тотабыз, кирәкле ярдәм күрсәтергә тырышабыз.
–Сезне эшкә кем илһамландыра, бирешмәскә ярдәм итә?
–Безгә әтиләребез, яраткан хатыннарыбыз һәм балаларыбыз рухи көч бирә. Җәмгыятьнең девизы – «Балалар чит була алмый». Һәр баланың әйләнә-тирәсендә кешеләр бар. Мин тәкъдим иткән һәр юнәлеш буенча кураторлар, әтиләр эшли. Мәсәлән, минем тормышымда авыр минутлар булды, баламның физик мөмкинлекләре чикләнгән, шуңа күрә мин бу гамәлне аңлыйм дип уйлыйм һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә үз тәҗрибәмнән чыгып ярдәм итә алам. Безнең үзәк Россиядәге иң зурларыннан берсе. Яшь гаиләләргә, кем күбрәк туры килә, кем яхшырак ярдәм итә алачак? Әлбәттә, яшь гаиләнең әтисе. Ә тәрбиягә бала алган гаиләләргә шундый ук гаилә башлыгының тәҗрибәсе файдалырак билгеле. Без фикерләр уртаклашабыз, бер-беребезгә булышабыз, тормышны аз гына булса да җиңеләйтүгә өлеш кертәбез, килеп туган төрле ситуацияләрдә бергәләп хәл итү юлын эзлибез.
– Нигә сез үзегезне нәкъ менә шушы эшкә багышларга булдыгыз?
– Әйткәнемчә, мин физик мөмкинлекләре чикләнгән баланың әтисе булганлыктан, минем өчен бу тема бик якын. Бервакытны мине Татарстан Республикасы әтиләр берлеге рәисе Юрий Соленов чакырды. Үзе Бөтенроссия әтиләр берлеге оешмасы рәисе буларак Мәскәүгә күчү сәбәпле, мине үз эшен дәвам итәргә тәкъдим итте. Мин бу хәлгә дучар булган башка гаиләләргә ярдәм итә алуыма шат идем. Сезнең мәгълүмат чарагыз –газета аша конференция оештырырга булышканнары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа