Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә агач утырту акциясе узды

Бүген, 5 нче октябрьдә, Балык Бистәсе Сабантуй мәйданы аланында «Экология» илкүләм проекты кысаларында, агач утырту акциясе узды.

Акциядә район башлыгы Радик Ислямов, район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов җитәкчелегендә җаваплы вәкилләр һәм районыбыз оешма-учреждениеләреннән хезмәткәрләр, "Сәламәт бул" клубы әгьзалары катнашты. Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Балык Бистәсеннән 54 ел бергә парлы гомер кичерүче Нурмөхәммәт - Рәхимә Мостафиннар һәм яшь гаилә буларак балалары -  Раяз, Рамин, Ралина белән килгән Алмаз-Айсылу Гадиевлар да үзләреннән истәлек агачы утырттылар. "Агач утырту - кошларга тормыш бирү,  экологияне яхшырту дигән сүз. Без утырткан агачлар район халкының берничә буынын сөендерер әле", - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса