Балык Бистәсендә административ хокук бозучылар арта
Балык Бистәсе районында юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә административ хокук бозулар турында эшләр каралды.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча (законлы көченә керде) исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен, 2026 елның гыйнвар–март айларында чыгарылган берничә карар буенча, машина йөртүчеләргә 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 45 000 сум күләмендә штраф билгеләнгән.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 3 өлеше буенча кабат бозган өчен — инде идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән машина йөртүче исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен, 2026 елның 23 мартындагы карар буенча, 10 тәүлеккә административ кулга алу билгеләнгән.
Шулай ук РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча 2026 елның гыйнвар–март айларында чыгарылган кайбер карарлар буенча алкоголь куллануына медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 45 000 сум күләмендә штраф билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia